САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Сарманда муниципаль район Советының XX утырышы узды

3 февральда муниципаль район Советының чираттагы утырышы булды. Аның эшендә республика Премьер-министры Илдар Халиков, Татарстан Республикасы Югары Суды рәисе Илгиз Гыйләҗев, республиканың Муниципаль берәмлекләр советы рәисе Минсәгыйть Шакиров, Татарстан Республикасы Президенты Аппараты җитәкчесе урынбасары - Президентның территорияләр белән эшләү буенча идарәсе начальнигы Илнур Гарипов, Презилент Аппапараты, Министрлар Кабинеты, республиканың суд...

3 февральда муниципаль район Советының чираттагы утырышы булды. Аның эшендә республика Премьер-министры Илдар Халиков, Татарстан Республикасы Югары Суды рәисе Илгиз Гыйләҗев, республиканың Муниципаль берәмлекләр советы рәисе Минсәгыйть Шакиров, Татарстан Республикасы Президенты Аппараты җитәкчесе урынбасары - Президентның территорияләр белән эшләү буенча идарәсе начальнигы Илнур Гарипов, Презилент Аппапараты, Министрлар Кабинеты, республиканың суд органнары, "Татнефть" акционерлык җәмгыяте вәкилләре катнашты. 2013 елда районның социаль-икътисади үсеш йомгаклары һәм 2014 елга бурычлар турында доклад белән муниципаль район башлыгы Нәфис Закиров чыкты. Фикер алышуларда Саклаубаш авыл җирлеге башлыгы Әлфис Мөхәммәтгәрәев, "Җәлилнефть" идарәсе берләшмәсе начальнигы урынбасары Рәйхан Шәйхетдинов катнаштылар.

Премьер-министр үз чыгышында республиканың социаль-икътисади үсешенә зур өлеш керткән өчен, район халкына рәхмәт белдерде. Республика программаларын тормышка ашыруның тагын да киңрәк масштабта дәвам иттереләчәген, районның аларның кайберләрен, мәсәлән, "Ачык Татарстан" системасын гамәлгә кертүдә пилот район булу мөмкинлеге барын әйтте.

Тулырак мәгълүматны газетабызның 5 февраль санында укыгыз.

Шулай ук укыгыз:

Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков Сарманга эшлекле сәфәр кылды

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев