САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

"Сарман мәгълүмат - мөхәррият үзәге" районыбызның гүзәл затларын бәйрәм белән котлый

Хөрмәтле хатын-кызлар, кадерле әниләр, әбиләр, апалар-сеңелләр! Сезне язның беренче бәйрәме – 8 Март белән ихластан тәбриклибез.

Рәсәйдә 8 Мартны беренче тапкыр 1913 елда Петербургта бәйрәм итәләр. Аны оештыручылар хатын-кызларның хокукларын ир-егетләрнеке белән тигезләүне сорый. Ә менә 1976 елда 8 Март бәйрәме БМО тарафыннан да Халыкара хатын-кызлар көне итеп кабул ителә. Бүген ул барлык хатын-кызларга хөрмәт, ярату көне буларак билгеләп үтелә. 
Яз күңелнең иң нечкә кылларына кагылып үтә, иркәли, яшәешкә өмет сулышы өрә. 
Якыннарыбыз безнең! Сезгә ныклы сәламәтлек, бәхетле гомер, күңел тынычлыгы телибез. Йөзләрегез һәрвакыт бүгенге кебек балкып торсын! 
Хөрмәт белән, Сарман матбугат үзәге коллективы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев