САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Спорт

Сарман мәгълүмат-мөхәррият үзәге журналистлары футбол буенча "Прайм Лига-2016" Кубогы оттылар

Бүген Иске Имән авылында яңа спорт мәйданчыгы сафка басты. Анда җирле депутатлар "ТАТМЕДИА" акционерлык җәгыяте филиалы "Сарман мәгълүмат-мөхәррият үзәге" журналистлары белән "Прайм Лига-2016" футбол матчы уйнадылар. Матчны Россия Федерациясенең VII чакырылыш Федераль җыены Дәүләт Думасына депутатлар сайлау кампаниясенең актив чоры башланыр алдыннан "Бердәм Россия" сәяси партиясе уздырды. Уен журналистлар файдасына...

Бүген Иске Имән авылында яңа спорт мәйданчыгы сафка басты. Анда җирле депутатлар "ТАТМЕДИА" акционерлык җәгыяте филиалы "Сарман мәгълүмат-мөхәррият үзәге" журналистлары белән "Прайм Лига-2016" футбол матчы уйнадылар. Матчны Россия Федерациясенең VII чакырылыш Федераль җыены Дәүләт Думасына депутатлар сайлау кампаниясенең актив чоры башланыр алдыннан "Бердәм Россия" сәяси партиясе уздырды. Уен журналистлар файдасына 1:0 исәбе белән тәмамланды. Партиянең җирле башкарма комитеты җитәкчесе Лилия Шәрипова җиңүче командага күчмә Кубок тапшырды. Барлык футбол уйнаучы диплом һәм бүләкләр белән бүләкләнде.

Спорт мәйданчыгы ачу тантанасында район башлыгы Фәрит Хөснуллин, Иске Имән авыл җирлеге башлыгы Раушания Исламова, яшьләр эше, спорт һәм туризм бүлеге җитәкчесе Илгизәр Гаделшин, район җитәкчелеге, җирлек башлыклары һәм башкалар катнаштылар. Мәйданчыкны төзегәндә ярдәм иткәннәр бүләкләнде, авыл яшьләре исеменнән Фәрит Хөснуллинга махсус бүләк тапшырылды. Чара концерт номерлары белән үрелеп барды, сәүдә ноктасы эшләде, Иске Имән клубы хезмәткәре Гөлнара Хәйруллина һәм Сарысаз Тәкермән мәдәният йорты хезмәткәре Ризилә Вахитова кунакларны чәй һәм коймак белән сыйладылар.

Тулырак язманы газетабызның алдагы саныннан укыгыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев