САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Сарман матбугат үзәге кышка рецептлар тәкъдим итә

Же­ла­тин­да­гы по­ми­дор­лар Газетаның бүлек мөдире Зөлфия Шәриповадан рецептлар: Мон­дый по­ми­дор­лар­ны әзер­ләү өчен, алар­ның ваг­рак­ла­рын алам. Алар "шарт­ла­мый­лар" һәм бан­ка­да эре­лә­ре­нә ка­рый ма­тур­рак та кү­ре­нә­ләр. Же­ле­да йом­шар­мый­лар, йө­зеп йөр­ми­ләр, ти­ре­лә­рен "сал­мый­лар", бе­раз тат­лы тоз­лы тәм ала­лар. 1 литр­лы бан­ка өчен яр­ты су­ган, 1-2 тыр­нак са­рым­сак, 5 бөр­тек хуш ис­ле бо­рыч, 2...

Же­ла­тин­да­гы по­ми­дор­лар

Газетаның бүлек мөдире Зөлфия Шәриповадан рецептлар:

Мон­дый по­ми­дор­лар­ны әзер­ләү өчен, алар­ның ваг­рак­ла­рын алам. Алар "шарт­ла­мый­лар" һәм бан­ка­да эре­лә­ре­нә ка­рый ма­тур­рак та кү­ре­нә­ләр. Же­ле­да йом­шар­мый­лар, йө­зеп йөр­ми­ләр, ти­ре­лә­рен "сал­мый­лар", бе­раз тат­лы тоз­лы тәм ала­лар. 1 литр­лы бан­ка өчен яр­ты су­ган, 1-2 тыр­нак са­рым­сак, 5 бөр­тек хуш ис­ле бо­рыч, 2 аш ка­ла­гы ши­кәр ко­мы, 1 аш ка­ла­гы тоз, дүрт­тән бер өлеш чәй ка­ла­гы ли­мон кис­ло­та­сы яки 1 чәй ка­ла­гы 9 про­цент­лы аш серкәсе, 1 лавр яф­ра­гы ки­рәк. Же­ле­да­гы по­ми­дор­лар тү­бән­дә­ге­чә әзер­лә­нә. По­ми­дор­лар­ны юа­быз, кой­рык­ла­рын һәм за­рар­лан­ган учас­ток­ла­рын ки­сеп ала­быз, ки­рәк икән, өлеш­ләр­гә бү­лә­без. Сте­ри­ли­за­ци­я­лән­гән бан­ка тө­бе­нә тү­гә­рәк­ләп ки­сел­гән су­ган, са­рым­сак са­ла­быз, яр­ты­лаш по­ми­дор­лар бе­лән ту­ты­ра­быз. Же­ла­тин си­бә­без һәм кал­ган өле­шен дә по­ми­дор бе­лән ту­ты­ра­быз. Ан­нан соң рас­сол әзер­ли­без. Каст­рюль­гә 1 литр су, тоз һәм ши­кәр ко­мы са­ла­быз, бо­рыч һәм лавр яф­ра­гы өс­ти­без, тоз һәм ши­кәр ко­мы эре­сен өчен, бер­ни­чә ми­нут кай­на­та­быз. Со­ңын­нан шу­шы рас­сол­ны бан­ка­га са­ла­быз, 15 ми­нут­тан аш серкәсе өс­ти­без һәм ме­талл кап­кач бе­лән кап­лый­быз. Бан­ка­лар­ны әй­лән­де­реп ку­я­быз, су­ын­гач, су­ыт­кыч­ка ур­наш­ты­ра­быз.

Ә тү­бән­дә­ге ре­цепт - эре по­ми­дор­лар өчен. По­ми­дор­лар­ны юа­быз һәм 4-6 өлеш­кә бү­лә­без. Су­ган­ны тү­гә­рәк­ләп ки­сә­без. Бан­ка­лар­га чи­рат­лаш­ты­рып по­ми­дор һәм су­ган са­ла­быз. Өч литр­лы бан­ка­га ике-өч зур су­ган ки­рәк. Со­ңын­нан рас­сол әзер­ли­без. Мо­ның өчен 4 литр су, 100 грамм тоз, 500 грамм ши­кәр ко­мы (аз­рак та мөм­кин), тә­мен­чә лавр яф­ра­гы, ко­ри­ца, хуш ис­ле бо­рыч, ук­роп, ка­нә­фер ала­быз. Же­ла­тин­ны ал­дан 3-4 сә­гать бүрт­те­рә­без. Мо­ның өчен 200 грамм җы­лым­са су, 11 чәй ка­ла­гы же­ла­тин ки­рәк. Су­ын­ган рас­сол­ны эре­тел­гән же­ла­тин бе­лән бол­га­та­быз, аны по­ми­дор­лар өс­те­нә са­ла­быз. Өч литр­лы бан­ка­ны 20-30 ми­нут сте­ри­ли­за­ци­я­ли­без. Ме­талл кап­кач бе­лән кап­лар ал­дын­нан һәр бан­ка­га бе­рәр чәй ка­ла­гы аш серкәсе са­ла­быз. Мон­дый по­ми­дор­лар һәр­кем­нең кү­ңе­ле­нә хуш ки­лә. Алар бәй­рәм өс­тә­ле өчен дә - тәм­ле һәм ма­тур ри­зык.

Изабелладан компот

Хә­зер без­нең як­лар­да да ви­ног­рад­ның төр­ле сорт­ла­рын үс­те­рә­ләр. Иза­бел­ла ди­гә­не ае­ру­ча та­рал­ган. Ан­нан ком­пот та, сок, кай­нат­ма да, шә­раб та ясый­лар, ул элеп куй­ган хәл­дә дә шак­тый озак сак­ла­на.

Сез­гә га­зе­та­ның җа­вап­лы сәр­ка­ти­бе Эн­җи­мә Габд­рә­хи­мо­ва­дан бу ви­ног­рад­тан ком­пот ре­цеп­ты тәкъ­дим итә­без.

Өч литр­лы бан­ка­га исәп­ләп ки­рәк бу­ла:

- 4 олы ал­ма,

- 350 грамм ви­ног­рад,

- 1 ста­кан ши­кәр ко­мы,

- 2 литр су(­бе­раз ар­тыг­рак ки­рәк бу­луы да бар, шу­ңа за­пас бе­лән са­ла­быз).

Су­ны кәст­рүл­гә са­лып, кай­на­тыр­га утыр­та­быз. Ал­ма­лар­ны юып, дүрт­кә ки­сә­без һәм төш­лә­рен ала­быз, ви­ног­рад­ны тәл­гә­шен­нән ае­ра­быз да ях­шы­лап юыл­ган бан­ка­га са­ла­быз. Бо­лар бан­ка­ның якын­ча яр­ты­сын алыр­га ти­еш. Өс­те­нә кай­нап чык­кан су­ны агы­за­быз һәм ти­мер кап­кач­лар бе­лән кап­лап, 5 ми­нут ча­ма­сы то­та­быз. Ан­нан ки­ре кәст­рүл­гә агы­зып, та­гын кай­на­тып чы­га­ра­быз. Икен­че са­выт­та бан­ка кап­кач­ла­рын да кай­на­та­быз. Җи­меш­ләр өс­те­нә ши­кәр ко­мын са­лып, су­ны агы­за­быз да (кү­зен­нән бул­сын, агып чык­са да ярый. Шу­ңа бан­ка­ны тә­рил­кә­гә утыр­та­быз) кап­кач­ны яба­быз. Бан­ка­ны ят­кы­рып, ши­кәр ко­мы эреп бет­кән­че, әй­лән­дер­гә­ли­без һәм со­ңын­нан өс­тен кап­лап ку­я­быз. Су­ын­гач, сак­лау уры­ны­на алып ку­я­сы гы­на ка­ла.

Ташкабак икрасы

Офис-менеджер Гүзәл Шәриповадан ре­цеп­т:

Ки­рәк­ле инг­ре­ди­ент­лар ( чис­тар­тыл­ган авыр­лык­та):

- 3 ки­лог­рамм таш­ка­бак,

- 4 да­нә ки­шер,

- 4 баш су­ган,

- 4 аш ка­шы­гы то­мат пас­та­сы,

- 6 аш ка­шы­гы сы­ек май,

- 2 аш ка­шы­гы тоз,

- 3 аш ка­шы­гы ши­кәр ко­мы,

- 1 чәй ка­шы­гы 70 про­цент­лы аш серкәсе,

- 1 баш са­рым­сак.

Су­ган­ны чис­тар­тып ту­рый­быз, ки­шер­не ур­та­ча кыр­гыч­тан чы­га­ра­быз һәм 2-3 ка­шык май­да бе­раз кы­з­ды­рыр­га ку­я­быз. Таш­ка­бак­ны әр­чеп, төш­лә­рен алып, вак шак­мак­лар­га кис­кә­ли­без дә ка­лын төп­ле кәст­рүл­дә пе­ше­рер­гә утыр­та­быз. 10 ми­нут­лап пеш­кәч, кыз­дыр­ган ки­шер бе­лән су­ган­ны, бе­раз су бе­лән сы­ек­лан­ган то­мат пас­та­сын, тоз, ши­кәр ко­мын, кал­ган сы­ек май­ны өс­ти­без һәм пе­ше­рү­не дә­вам итә­без. Якын­ча бер сә­гать пе­шә, пе­шеп чы­гар­га 10 ми­нут ка­ла аш серкәсе, ва­клан­ган са­рым­сак­ны са­ла­быз һәм блен­дер бе­лән бол­га­та­быз. Кай­на­тып чы­га­рып, сте­риль­ләш­те­рел­гән бан­ка­лар­га ту­ты­рып, кап­лап ку­я­быз.

Помидорны - кишер яфрагы белән

Баш мөхәррир Альбина Сабировадан ре­цеп­т:

Мин бы­ел по­ми­дор­лар­ны баш­ка төр­ле ысул бе­лән тоз­ла­дым. Сез­гә дә шул ре­цепт­ны тәкъ­дим итәм.

3 литр­лы бан­ка­лар­ны юып, сте­риль­ләш­тер­гән­нән соң, иң элек бан­ка тө­бе­нә 3-4 бо­так ки­шер яф­ра­гы са­ла­сы. Ан­нан юып кип­те­рел­гән бер төр­ле зур­лык­та­гы по­ми­дор­лар­ны ту­ты­ра­сы. Шу­ның өс­те­нә кай­нап тор­ган су агы­за­сы һәм, кай­на­тыл­ган ти­мер кап­кач кап­лап, су бе­раз су­ын­ган­чы то­та­сы. Ан­нан бан­ка­лар­да­гы су­ны мис­ки­га бу­ша­тып, һәр 3 литр­лы бан­ка­га 2 аш ка­ла­гы тоз, 7 аш ка­ла­гы ши­кәр ко­мы исә­бен­нән, ки­рә­ген­чә өлеш инг­ре­ди­ент­лар­ны ку­шып, кай­на­тып чы­га­ра­сы да ка­бат бан­ка­лар­га ту­ты­ра­сы. Янә бе­раз су­ын­ган­чы то­та­сы, ки­ре мис­ки­га бу­ша­тып, кай­на­тып чы­га­ра­сы. Һәр бан­ка­га 50 грамм аш сер­кә­се са­лып, кай­на­ган рас­сол­ны ка­бат бан­ка­лар­га ту­ты­рып, ти­мер кап­кач бе­лән кап­лап, тө­реп ку­я­сы. Аш­ла­ры­гыз тәм­ле бул­сын!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев