САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Спорт

Сарман малайлары – Татарстан өметләре

Ноябрь башында башкалабыз Казанда өстәл теннисы буенча «Татарстан Республикасы өметләре» дигән ярыш уздырылды. Район данын яклап уйнаган Сарман гимназиясе укучылары уңышлы гына чыгыш ясадылар. 9 яшьлек уенчылар бәйгесендә Булат Латыйпов IV урынны яулады. 10 яшьлек малайлар арасында Динар Йосыпов, барлык көндәшләрен дә җиңеп, беренче булды. 2000-2001 нче елгы спортчылар арасында...

Ноябрь башында башкалабыз Казанда өстәл теннисы буенча «Татарстан Республикасы өметләре» дигән ярыш уздырылды.
Район данын яклап уйнаган Сарман гимназиясе укучылары уңышлы гына чыгыш ясадылар. 9 яшьлек уенчылар бәйгесендә Булат Латыйпов IV урынны яулады. 10 яшьлек малайлар арасында Динар Йосыпов, барлык көндәшләрен дә җиңеп, беренче булды. 2000-2001 нче елгы спортчылар арасында Эмир Хаҗиев - 12 нче, Артур Төхбәтуллин - 25 нче урыннарда. Авыл районнары уенчылары арасында призлы урыннарны алган спортчылар аерым да бүләкләнделәр. Алар арасында Динар - I, Булат - II, Эмир - III, Артур - VI урында.
17 нче ноябрьдә өстәл теннисы уенын яратучылар мәктәп укучылары арасында үткәрелгән район беренчелегендә ярыштылар. 24 нче ноябрьдә исә Татарстан Республикасының атказанган агрономы М.Хөснуллин истәлегенә багышланган V республикакүләм ярышлар узды.

Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X