САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Сарман "Ләйсән " балалар бакчасында Ватанны саклаучылар көнен зурлап үткәрделәр

Әтиләр - гаиләнең терәге. Элек-электән үк бу шулай булган. Әтиләргә хөрмәт, алар белән горурлану, аларны чиксез ярату хисләре тәрбияләү балалар бакчасында да дәвам ителә. Әтиләр - ил сакчылары да. Ватанны саклаучылар көнен "Ләйсән" балалар бакчасында зурлап үткәрү традициягә әйләнде. Икенче кечкенәләр төркеме балалары да бу бәйрәмгә зурлап әзерләнделәр: әтиләренә бәйрәм...

Әтиләр - гаиләнең терәге. Элек-электән үк бу шулай булган. Әтиләргә хөрмәт, алар белән горурлану, аларны чиксез ярату хисләре тәрбияләү балалар бакчасында да дәвам ителә. Әтиләр - ил сакчылары да. Ватанны саклаучылар көнен "Ләйсән" балалар бакчасында зурлап үткәрү традициягә әйләнде. Икенче кечкенәләр төркеме балалары да бу бәйрәмгә зурлап әзерләнделәр: әтиләренә бәйрәм бүләге итеп, җырларын, шигырьләрен юлладылар. Бәйрәмнең икенче өлешендә балалар әтиләре белән ярыш оештырып,көч сынаштылар. Әтиләр бу бәйрәмдә җитезлекләрен, осталыкларын күрсәттеләр һәм медальләр белән бүләкләнделәр. Соңыннан балалар әтиләренә үзләре ясаган гаилә корабы бүләк иттеләр. Бәйрәмне тантаналы өлешен Ниъмәтҗанова Ләйсән Әнәс кызы һәм Шәрипова Альбина Марат кызы алып барды. Ә инде ярыш өлешен Арефьева Римма Хәниф кызы оештырды. Бәйрәм бик күңелле үтте. Әтиләр дә, нәниләр дә бик кәнәгать калдылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев