САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

Сарман кызы Алия Фәйзуллина "Сабантуй гүзәле" исеменә лаек булды+ВИДЕО

Сабантуй бәйрәме алдыннан Яр Чаллы шәһәрендә "Сабантуй гүзәле-2017" бәйгесе оештырылган иде. Анда безнең райондаш кызларыбыз Алия Фәйзуллина белән Гөлзадә Шакирҗанова да катнаштылар һәм уңышлы чыгыш ясадылар. Гөлзадә "Иң нәзәкатьле кыз" исеменә лаек булса, Алия "Иң зифа кыз" номинациясендә җиңүче булды. «Чаллы ТВ» телерадиокомпаниясе Гөлзадәне "Һава торышы" программасына төшәргә чакырды. Иң...

Сабантуй бәйрәме алдыннан Яр Чаллы шәһәрендә "Сабантуй гүзәле-2017" бәйгесе оештырылган иде. Анда безнең райондаш кызларыбыз Алия Фәйзуллина белән Гөлзадә Шакирҗанова да катнаштылар һәм уңышлы чыгыш ясадылар. Гөлзадә "Иң нәзәкатьле кыз" исеменә лаек булса, Алия "Иң зифа кыз" номинациясендә җиңүче булды. «Чаллы ТВ» телерадиокомпаниясе Гөлзадәне "Һава торышы" программасына төшәргә чакырды. Иң куанычлысы шул: Алия "Сабантуй гүзәле-2017" исемен яулады һәм төп приз - туристик юллама белән бүләкләнде. Без райондаш кызларыбызны ихластан котлыйбыз һәм киләчәктә дә уңышлар телибез.

Тулырак язма газетабызның алдагы саннарында.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев