Сарман "Кояшкай" балалар бакчасында уртанчылар төркемендә Ватанны саклаучылар көненә багышланган "Ягез әле, әтиләр!" исеме астында кичә булып узды. Кичә бик күңелле барды: балалар матур итеп әтиләренә багышлап җырлар җырладылар, шигырьләр сөләделәр, уеннар уйнадылар. Ә әтиләр җитезлектә, тапкырлыкта, уңганлыкта сыналдылар. Үзләренең булган, иң яхшы әти булуларын расладылар. Ул: кызларына прическа ясау...
Сарман "Кояшкай" балалар бакчасында уртанчылар төркемендә Ватанны саклаучылар көненә багышланган "Ягез әле, әтиләр!" исеме астында кичә булып узды. Кичә бик күңелле барды: балалар матур итеп әтиләренә багышлап җырлар җырладылар, шигырьләр сөләделәр, уеннар уйнадылар. Ә әтиләр җитезлектә, тапкырлыкта, уңганлыкта сыналдылар. Үзләренең булган, иң яхшы әти булуларын расладылар. Ул: кызларына прическа ясау дисеңме, матур сүзләр белән балаларын мактау дисеңме, бию, җыр һ.б. - болар барысы да безнең бакча балалары әтиләренә хас сыйфатлар. Кичә азагында бакча мөдире И.Г.Ахкамова әтиләрне, малайларны бәйрәм белән котлады. саулык-сәламәтлек, гаилә бәхете теләде.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз