САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Спорт

Сарман картингчылары кышкы сезонны ачтылар

19 гыйнварда Лениногорск шәһәрендә, беренче ачык кышкы картинг ярышлары үтте. Анда Республиканың көньяк-көнчыгыш районнары командалары "ШИФА" сәүдә-җитештерү челтәре Кубогына көч сынашты. Ярышлар биш төркемгә бүленгән иде: "Пионер-кадет" - 8-16 яшьлек узышчылар (60 кубик сантиметр двигательле машиналар), "125-А" классында - 13-16 яшьлек узышчылар (125 кубик сантиметр двигательләр), "125-Б" классында - 15-18...

19 гыйнварда Лениногорск шәһәрендә, беренче ачык кышкы картинг ярышлары үтте. Анда Республиканың көньяк-көнчыгыш районнары командалары "ШИФА" сәүдә-җитештерү челтәре Кубогына көч сынашты. Ярышлар биш төркемгә бүленгән иде: "Пионер-кадет" - 8-16 яшьлек узышчылар (60 кубик сантиметр двигательле машиналар), "125-А" классында - 13-16 яшьлек узышчылар (125 кубик сантиметр двигательләр), "125-Б" классында - 15-18 яшьлек узышчылар (шундый ук двигательләр), 16 яшьтән өлкәнрәкләр (двигательләре - 125-175 кубик сантиметр) һәм "Honda CX-200" классында 10-15 яшьлек узышчылар (200 кубик сантиметрлы, дүрт тактлы двигательләр).

"Пионер-кадет" классында бишенче сыйныф укучысы Алмаз Ахмедов, "125-А" төркемендә шул ук мәктәпнең сигезенче сыйныф укучысы Айрат Фәрхетдинов, "125-Б" классында тугызынчы сыйныф укучысы Илһам Шакиров һәм "Honda CX-200" төркемендә бишенче сыйныф укучысы Ринал Сабиров беренче урыннарны яуладылар. Алар барысы да - Сарман гимназиясе укучылары.

"Союзный" классында аграр көллият укучысы Руслан Харрасов өченче урынны алды. Бу ярышта шулай ук Артур Заһиров, Исламхан Латыйпов һәм Нурсил Батыргәрәев әйбәт кенә узыштылар. Командалар арасында Сарман картингчылары беренче, Лениногорск - икенче, Азнакай өченче урыннар яуладылар.

Лениногорск шәһәрендә бу төр ярышның беренче мәртәбә генә үткәрелүе әле. Алга таба да мондый ярышлар булачак дигән өмет бар.

Шулай итеп, "Ялкын" командасы картингчылары тарихка беренче чемпионнар, җиңүчеләр булып кереп калдылар.

Шуны да әйтеп үтәргә кирәк: картингчылар ярышта үзләре кышкыга җыйган картларда узышты.

Аида Габдрахманова, картинг клубы педагогы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев