САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Сарман Кар бабайларын төньякка “озатты” + ФОТОЛАР

“ТАССРның 100 еллыгы”н бәйрәм итү елын сарманлылар 100 Кар бабай ясап каршы алдылар.

Төрле милләт киемнәре “кигән”, райондагы һөнәр ияләрен символлаштырган бәйрәм кунакларын һәркем үз итте. Аларның үзәк урамда урнаштырылуы да отышлы булды. Һәр нәрсәнең – үз вакыты, диләр. Санаулы көннәр тиз үтә. Гадәттә, Искечә Яңа елдан соң гадәти тормышка кереп китәбез. Бу көннәрдә Сарман авыл җирлеге башкарма комитеты җитәкчелегендә агачларга куелган гирляндалар җыела, сыннар ясалган урыннарны да чистарталар.
- Район үзәген матурлауда, бизәүдә катнашкан һәр оешмага, һәркемгә рәхмәт сүзләре барып ирешсен. Яшәгән җирлегебезне ямьле, уңайлы итүдә уртак тырышлык булганда гына, нәтиҗәсе күренә. Үзара салым акчалары да шул максатларда кулланыла. “Төзекләндерү” оешмасы белән төзелгән килешү нигезендә кар өемнәрен читкә чыгару эшләрен башкарабыз. Көннәр җылытуга, ясалган сыннар эри башлаячаклар. Шуңа алдан хәстәрен күрергә булдык, - ди Сарман авыл җирлеге башкарма комитеты җитәкчесе Николай Сахуриев.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев