САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

Сарман гимназиясенең профсоюз комитеты ялларны күңелле оештыра

Сарман гимназиясенең профсоюз комитеты укытучыларның һәм мәктәп хезмәткәрләренең ялларын күңелле итеп оештыру өчен төрледән-төрле чаралар уздыра. Рәмилә Шиһапова, Эльвира Минһаҗева, Гөлнара Һадиуллина, Алсу Гыйниятуллина, Эльвир Шакиров, Гөлия Арсланова ярдәме белән үткәрелгән чаралар укытучыларның хәтерендә озак саклана. Профсоюз әгъзалары кызыклы бәйрәм кичәләре дә үткәрә, төрле шәһәрләргә экскурсияләр дә оештыралар. Коллектив алдагы...

Сарман гимназиясенең профсоюз комитеты укытучыларның һәм мәктәп хезмәткәрләренең ялларын күңелле итеп оештыру өчен төрледән-төрле чаралар уздыра. Рәмилә Шиһапова, Эльвира Минһаҗева, Гөлнара Һадиуллина, Алсу Гыйниятуллина, Эльвир Шакиров, Гөлия Арсланова ярдәме белән үткәрелгән чаралар укытучыларның хәтерендә озак саклана. Профсоюз әгъзалары кызыклы бәйрәм кичәләре дә үткәрә, төрле шәһәрләргә экскурсияләр дә оештыралар. Коллектив алдагы елларда Болгар, Биләр шәһәрләренә барган булса, быел Укытучылар көне уңаеннан Казан шәһәрендәге К.Тинчурин театрында булып кайтты. Х.Вахитның "Кияүләр" исемле музыкаль комедиясен карау белән беррәттән, коллектив республика күләмендә бүгенге көндә иң актуаль проблемаларның берсе булган акциядә дә катнашырга өлгерде. Бауман урамында Казан шәһәренең сурәтләрен акча купюраларында төшерү өчен оештырылган чарада активлык күрсәтеп, тавышларын бирделәр. Алдынгы технологияләрне беренчеләрдән булып куллануга гамәлгә кертеп бара торган гимназия коллективы бу юлы да сынатмады: көн кадагындагы мәсьәләгә дә үз өлешен кертте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев