САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Сарман гимназиясе укучылары яшь армиячеләр сафына бастылар

Бүген Сарман гимназиясендә укучыларны яшь армиячеләр сафларына алдылар.

Тантаналы төстә узган чарада район Башкарма комитеты җитәкчесе Әлфис Фәйзрахманов, ТР хәрби комиссариатының Сарман һәм Мөслим районнары буенча бүлеге начальнигы Дашгын Гасанов, якташыбыз – 473нче кече белгечләр әзерләү буенча уку үзәге командиры, генерал-майор Әнвәр Галимуллин, ДОСААФның район бүлеге начальнигы Альберт Хаҗиев, район ветераннар советы рәисе Нәҗип Миңнеголов, мәгариф хезмәткәрләренең профсоюз оешмасы җитәкчесе Илдар Һадиев катнаштылар. Укучыларны яшьләр эше, спорт һәм туризм бүлеге начальнигы Илгизәр Гаделшин сәламләп, яшь армиячеләр хәрәкәтенең максат һәм бурычларына тукталды, аларның җаваплы адымга баруларын билгеләп үтте. Укучылар яшь армиячеләр сафына басарга әзер булуларын белдереп, тантаналы вәгъдә бирделәр. Гимназиянең 43 укучысына хәрәкәтнең күкрәк билгеләре тапшырылды. Әлфис Фәйзрахманович, Әнвәр Фәүизович, гимназия директоры Ләйсән Шамилова аларны истәлекле көннәре белән котладылар, туган якның, илнең патриотлары булырга чакырдылар.

Энҗимә Габдрәхимова язмасы һәм фотолары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев