Бүген, 22 ноябрь көнне, Сарман гимназиясендә файдалы очрашу үткәрелде - 9-11 сыйныф укучылары Казан аграр университеты, Казан ветеринария академиясе, районның авыл хуҗалыгы тармагы белгечләре белән очраштылар. Башкалабыз кунаклары укучыларга үзләре эшли торган уку йортларына керү тәртипләре, студентлар тормышы, авыл хуҗалыгы тармагында эшләүчеләргә каралган өстенлекләр турында сөйләделәр, укучыларның сорауларына җаваплар бирделәр....
Бүген, 22 ноябрь көнне, Сарман гимназиясендә файдалы очрашу үткәрелде - 9-11 сыйныф укучылары Казан аграр университеты, Казан ветеринария академиясе, районның авыл хуҗалыгы тармагы белгечләре белән очраштылар. Башкалабыз кунаклары укучыларга үзләре эшли торган уку йортларына керү тәртипләре, студентлар тормышы, авыл хуҗалыгы тармагында эшләүчеләргә каралган өстенлекләр турында сөйләделәр, укучыларның сорауларына җаваплар бирделәр. Районның авыл хуҗалыгы тармагында эшләүче җаваплы хезмәткәрләр үз хезмәтләре, ташламалар турында тагын бер кат искәрттеләр.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз