САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

"Сарман" газетасы редакциясе шигырь язучы балаларны җыйды

Бүген, 24 апрель көнне, "Сарман" кинотеатрында "Сарман мәгълүмат-мөхәррият үзәге" район мәктәпләре, балалар бакчаларының шигырь язучы балалары белән очрашу үткәрде. Ул бөек шагыйребез Габдулла Тукайның туган көненә, Туган тел көненә, Бөек Җиңүнең 70 еллыгына, шулай ук "Язгы игелеклелек атнасы"на багышланды. Очрашуны "Сарман мәгълүмат-мөхәррият үзәге" директоры-баш мөхәррир Альбина Сабирова алып барды. Балалар...

Бүген, 24 апрель көнне, "Сарман" кинотеатрында "Сарман мәгълүмат-мөхәррият үзәге" район мәктәпләре, балалар бакчаларының шигырь язучы балалары белән очрашу үткәрде. Ул бөек шагыйребез Габдулла Тукайның туган көненә, Туган тел көненә, Бөек Җиңүнең 70 еллыгына, шулай ук "Язгы игелеклелек атнасы"на багышланды. Очрашуны "Сарман мәгълүмат-мөхәррият үзәге" директоры-баш мөхәррир Альбина Сабирова алып барды.

Балалар һәм укучылар үзләре язган шигырьләрне сөйләделәр. Иң яшь катнашучы - Сарманнан 4 яшьлек Алмаз Габдулла Тукайның "Акбай" шигырен сөйләп күрсәтте. Сарман сәнгать мәктәбе укытучысы Рәисә Фәртдинова, аның шәкерте Дания Сәгъдәтова очрашуга матур җырлары белән ямь бирделәр.

"Бердәм Россия" сәяси партиясенең җирле бүлекчәсе башкарма комитеты җитәкчесе Ринат Шәрәфетдинов иң яшь катнашучыга бүләк тапшырды, очрашуда катнашучыларның һәммәсенә Георгий тасмалары такты.

Очрашу Сарман урта мәктәбе укучысы Ленар Сабировның җыры белән тәмамланды. Соңыннан барысы бергәләп фотога төштеләр.

Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X