27-28 июль көннәрендә Актанышта «Актаныш гармуннары» Бөтенроссия фестивале үтте.
Анда Татарстаннан, Башкортстаннан, Төмән, Самара, Киров өлкәләреннән 300 дән артык гармунчы катнашты. Ике көн барган бәйгедә ансамбльләр дә, аерым гармунчылар да чыгыш ясадылар. Фестивальдә мәдәният бүлеге белгече Фалих Мостафин җитәкчелегендә район гармунчылары да катнаштылар һәм, уңышлы гына чыгыш ясап, дипломнар белән бүләкләнделәр.
Нет комментариев