САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Спорт

Сарман чаңгычылары – беренче

3-4 нче октябрь көннәрендә Җәлил поселогының чаңгы базасында чаңгы-роллерларда узышу һәм кросс буенча республика беренчелеге үткәрелде. Анда Казан, Яр Чаллы, Зеленодольск шәһәрләре, Ютазы, Саба, Актаныш, Тәтеш һәм башка районнардан 16 команда катнашты. Безнең поселокта бишенче тапкыр үткәрелгән бу ярышларда халыкара класслы спорт, спорт мастерлары, спорт мастерлыгына кандидатлар, разрядлы чаңгычылар 3,...

3-4 нче октябрь көннәрендә Җәлил поселогының чаңгы базасында чаңгы-роллерларда узышу һәм кросс буенча республика беренчелеге үткәрелде. Анда Казан, Яр Чаллы, Зеленодольск шәһәрләре, Ютазы, Саба, Актаныш, Тәтеш һәм башка районнардан 16 команда катнашты.
Безнең поселокта бишенче тапкыр үткәрелгән бу ярышларда халыкара класслы спорт, спорт мастерлары, спорт мастерлыгына кандидатлар, разрядлы чаңгычылар 3, 5, 7, 5, 10 километрлы дистанцияләрдә көч сынаштылар. Алар арасында төрле дәрәҗә бәйгеләрдә Татарстан һәм Россия данын яклаган спортчылар да бар иде. Ике көн буе барган ярышларда Түбән Камадан килгән халыкара класслы спорт мастеры Диләрә Сабирҗанова роллерларда узышу һәм кросс ярышларында хатын-кызлар арасында җиңүче булды. Башка төркемнәрдә дә килгән кунаклар чемпион исемен һәм призлы урыннар яуладылар. Спорт мастерлыгына кандидат нормасын үтәгән чаңгычы - Сарман егете Марат Сәлахов чаңгы-роллерларда узышу буенча үз яшь төркемендә II призлы урынны яулады. Командалар арасында Казан шәһәре чаңгычылары - I, Түбән Кама спортчылары - II, Зеленодольск шәһәре чаңгычылары III урынга лаек булды. Авыл районнары арасында I урын Сарман районы чаңгычылары командасына бирелде. Шәхси беренчелектә җиңү яуламасалар да, Гүзәл Саттарова, Гүзәл Әхмәтҗанова, Лилия Перетурина, Татьяна Сәгыйдуллина, Эльмира Ногманова, Гөлия Нуретдинова, Равилә Гатауллина, Шамил Солтанов, Ленар Сәгыйдуллин, Александр Семенов, Максим Зыков матур нәтиҗәләр күрсәтеп, командалар арасында беренчелекне яулауга үзләреннән зур өлеш керттеләр.
Җиңүчеләргә дипломнар, медальләр, кубок, кыйммәтле бүләкләр тапшырылды.
Ярышларны оештыру һәм үткәрүдә Илдар Газизов, Андрей Филатов, Артур Газизов, Шамил Хафизов, Ришат Билалов, Фәрит Гыйльфанов, Марат Мостафин, Илсур Галиев зур көч куйдылар.
Сарман чаңгычыларына кышкы сезонда да зур уңышлар телим.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев