САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Сарман балалары Зөһрә Шәрифуллина һәм Азат Хәлимов белән очраштылар

Кичә – 24 май көнне Сарман балалар сәнгать мәктәбендә Татарстанның халык артисты, җырчы Зөһрә Шәрифуллина һәм аның тормыш иптәше – Татарстанның атказанган артисты, виртуоз баянчы Азат Хәлимов белән очрашу үткәрелде.

Алар мәктәп укучыларына мастер-класслар күрсәттеләр. Азат Хәлимов үзе белән гармуннарын да алып килгән, балаларга ул һәркайсының килеп чыгышы, кайчан һәм кайда эшләнгәнлеге, үзенчәлекләре турында сөйләде, уйнап күрсәтте.
Зөһрә Шәрифуллина тормыш юлы, иҗаты белән таныштырды. Билгеле булганча, аны сәнгать мәктәбенә, җырлаганын ишеткәч, күршесендә яшәүче Мәсгудә апа алып килә. Аның классында укый башлаган кыз, Мәсгудә апа Сарманнан киткәч, укуын Сөмәя Фәхрисламова классында дәвам итә, шунда укып бетерә. Аннан соң Зөһрә ханым Түбән Камада музыка училищесын тәмамлый, соңыннан Казанда җыр һәм бию ансамбленә йөри, ансамбльдән аны мәшһүр җырчыбыз Илһам Шакиров бригадасына сайлап алалар.
Балаларга очрашу бик ошады. Алар Азат Хәлимов белән Зөһрә Шәрифуллинага күп санлы сораулар яудырдылар, үзләре дә аларның сорауларына җаваплар бирделәр. Балаларны бигрәк тә Илһам Шакировның ниндирәк кеше булуы һәм аның тормыш юлына караган сораулар кызыксындырды. Зөһрә апалары аларга үзенең иң беренче җырлаган җырын – “Чебиләрем”не җырлады, иң актив балаларга китабын бүләк итте. Очрашу күмәк башкарудагы “Туган тел” җыры белән тәмамланды.

Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X