САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы

“ Сарман” агрофирмасы шикәр чөгендере чәчүгә чыкты

4 май көнне “Сарман” агрофирмасы шикәр чөгендере чәчүгә кереште.

 

260 гектарлы Чукмарлы басуы иртәдән алып тракторлар гөрелтесенә күмелде. Чәчү технологиясе төгәл үтәлә. Татлы тамыр игеләчәк җир көздән минераль ашламалар белән тукландырылды,   яхшылап эшкәртелде. Яздан һәр гектарга 2 центнер исәбеннән аммиак селитрасы кертелде. Ашланган мәйданнар  тырмалана. Бу эштә Искәндәр Бакиев тырышлык куя. Тырма агрегатыннан соң басуга аталы-уллы Марсел һәм Ленар Хафизовлар җитәкчелегендәге “Лемкен” компакторы үтә. Аның артыннан Рәмдүс Фәретдинов иярләгән  чәчү агрегаты китә. Агрофирманың шикәр чөгендере игү звеносы җитәкчесе Рамил Шакирзянов әйтүенчә, басуда әлегә бер генә агрегат эшли, алга таба чәчүне тәүлек әйләнәсе оештырырга, басуга тәүлек әйләнәсе эшләү куәтенә ия булган -өч, озайтылган көн дәвамында эшләрдәй биш чәчү агрегаты кертергә ниятлиләр. “Бу - көнгә 400 гектар мәйданда эш башкару мөмкинлеге бирә,”- ди звено җитәкчесе. Максатлары - татлы тамыр чәчүне сигез көндә тәмамлау. Кырдагыларга җылы аш  китерелә, агрегатлар ватыла калса, күчмә ремонт станциясе шундук килеп җитә.   

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев