Сарман аграр көллияте базасында демонстрацион имтихан башланды
Бүген Сарман аграр көллиятенең укыту-производство базасында “Авыл хуҗалыгы машиналарын эксплуатацияләү” компетенциясе буенча демонстрацион имтихан башланды. Инде хәбәр иткәнебезчә, ул Ворлдскиллс (Worldskills) халыкара һөнәри осталык стандартлары нигезендә үткәрелә.
Имтихан 4 модуль буенча уза һәм анда Норлат авыл хуҗалыгы көллиятенең тракторчы-машинист белгечлеген үзләштерүче III курс студентлары – алар 40 - катнаша. Аларның эшен баш эксперт – Сарман аграр көллияте укытучысы Илшат Гәрәев һәм һәр модульгә беркетелгән аерым эксперт, шулай ук студентлар арасыннан сайлап алынган волонтерлар күзәтә. Имтихан алдагы көннәрдә дә дәвам итәчәк. Ул онлайн-режимда үткәрелә.
Бу хактагы тулырак материалны газетабызның чираттагы санында укый аласыз.
Зөлфия Шәрипова язмасы һәм фотолары.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев