САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Санитар икеайлык башлана

Һәр кеше үзенең эшләгән, яшәгән урынын ел әйләнәсендә карап, чистартып, төзек һәм чиста тотарга бурычлы.

Ел саен 1 апрельдән 1 июньгә кадәр территорияләрне санитар чистарту, төзекләндерү, агарту буенча экологик икеайлык игълан ителә. Бу чорда авылларда, җирлекләрдә, оешма-предприятие, шәхси йортлар территорияләрендә җыештыру, агачлар, чәчәкләр утырту эшләре башлана. Дөрес, мондый төр эшләрне икеайлык кысаларына гына кайтарып калдыру килешеп тә бетми. Һәр кеше үзенең эшләгән, яшәгән урынын ел әйләнәсендә карап, чистартып, төзек һәм чиста тотарга бурычлы.
Санитар икеайлыкка әзерлек мәсьәләләре хакында район Советында узган эшлекле киңәшмәдә район Башкарма комитеты җитәкчесе Фәндәс Вәлиев чыгыш ясады. Ул һәр җирлеккә, оешмага эш планы кирәклеген әйтте, эшне бүгеннән башларга кушты.
Салым һәм җыемнар буенча да районда эшлиселәр шактый. Район Башкарма комитеты җитәкчесенең беренче урынбасары Гөлнара Галимова җир, транспорт, милек, физик затлардан булган һәм башка төрле салымнар һәм кертемнәр җыю буенча башкарылган эшләрне җирлекләр буенча чагыштырып күрсәтте, эшне дәвам итәргә кирәклеген әйтте.

Альбина Сабирова язмасы һәм фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев