САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

“Сандугач” балалар бакчасында әниләрне, әбиләрне Язның беренче бәйрәме белән тәбрик иттеләр

Җылы кояш нурларына төренеп, йөгерек гөрләвекләре белән йөгереп язның беренче ае - март та килеп җитте. Барыбызга да билгеле, әлеге айның иң матур, иң олы бәйрәме - 8 Март - Халыкара хатын-кызлар көне.

“Сандугач” балалар бакчасының, зурлар төркеме балалары әниләрен, әбиләрен Язның беренче бәйрәмен билгеләп үттеләр.

Көннең яктылыгы кояшта, күкнең матурлыгы йолдызларда, җир йөзенең гүзәллеге хатын – кызларда. Бәйрәмнең һәркайсы тәнгә җиңеллек, рәхәтлек, җанга ял алып килә.

Реклама

Безнең әниләр, әбиләр балалар белән берлектә бәйрәм барышында Яз кызы белән төрле могҗизаларда кунакта булдылар. Бергәләшеп төрле кызыклы уеннар уйнадылар, җырлар, шигырьләр, биюләр карадылар, тыңладылар.

“Сандугач” балалар бакчасының зурлар төркеме тәрбиячеләре: Алия Шайхутдинова  , Светлана  Байхуҗина .

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X