САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Самарадагы бистәдә берьюлы ун йорт янган

Җил көчле булганга, ялкын бик тиз арада күршедәге йортларга күчкән. Шул вакытта газ баллоны шартлап очып киткән һәм тагын бер янгын учагы барлыкка килгән.

8 августта Самараның Запанский бистәсендә зур янгын була. Биредә берьюлы ун йорт яна. Бер йортта газ шартлый. Урында коткаручылар эшли, йортсыз калган кешеләрне мәктәпкә урнаштырып торалар. Бу турыда «Комсомольская правда» хәбәр итте.

Янгын шимбә иртәсендә иртүк башлана. Железноводская урамында бер йорт яна башлый, аннары каралты-куралар да яна, 250 квадрат метрда янгын котыра. Җил көчле булу сәбәпле, ялкын телләре тиз арада күрше корылмаларга да күчеп китә. Күршедәге йортта газ шартлый, янгын сүндерүчеләр аеруча куркыныч шартларда эшли. 

«Ун шәхси йорт, каралты-куралар янды, гомуми мәйданы 1300 квадрат метр булды. Һәлак булучы һәм имгәнүче кешеләр юк, эвакуация булмады», — дип аңлатканнар Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Самара өлкәсе буенча баш идарәсендә.

Якынча версия буенча, янгын Железноводская урамындагы 23нче йортта электр үткәргеченнән чыккан булуы ихтимал. 

Өлкә прокуратурасы хәбәр иткәнчә, зыян күрүчеләрне урнаштыру өчен 132 нче мәктәп бинасы әзер. Аларга аерым фондтан торак бирү турында мәсьәлә хәл ителә. 

Реклама

«Шәхси секторда янгын урынына махсус автотранспорт керүне, гражданнарның милеген һәм тәртип саклауны полиция хезмәткәрләре тәэмин итә», — дип хәбәр итә Россия Эчке эшләр министрлыгының өлкә буенча баш идарәсе.

Иртәнге биш тулганда башланган янгынны көндезге беренче яртыларда гына сүндереп бетергәннәр. Бу турыда Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Самара өлкәсе буенча баш идарәсенең матбугат хезмәте хәбәр итте. 

«Янгынны сүндергәндә газ баллоны шартлады. Ул берничә йорт аша очып китте һәм янгынның тагын бер учагы барлыкка килде. Коткаручылар катлаулы шартларда эшләде. Янгын урыннарыннан 32 газ баллонын алып чыгарга туры килде», — дип сөйли коткаручылар. Бу турыда «КП» хәбәр итә. 

ЧЫГАНАК

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X