САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Райондашларның салым түләр чагы җитте

Райондашлар 2018 ел өчен транспорт, милек һәм җир салымнарын түләүгә кәгазьләр ала башладылар. Аларны 2 декабрьдән дә соңга калмыйча түләргә кирәк.

Килгән конвертлардагы кәгазьләр башка еллардагыдан аерылалар: алар арасында түләү квитанцияләре юк. Шул ук вакытта салым түләүчеләргә уңайлы булсын өчен, акчаларны күчерүгә кирәкле барлык реквизитлар күрсәтелгән. Түләүләрне банк терминаллары аша да, салым инспекциясе сайтындагы “Заплати налоги” сервисы, дәүләт хезмәтләре порталы аша (УИН-түләүнең уникаль идентификаторын күрсәтеп, ул килгән конвертта бар) башкарырга була. Салым түләүченең шәхси кабинетыннан файдаланучылар аны онлайн-режимда түли алалар.

ФОТО:https://pixabay.com/ru/photos/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев