САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Салаватны эт тә таный

Җырчы Салаватның туган көне уңаеннан оештырылган концертта сәхнәгә овчарка менгерделәр. Аңарчы тамаша залыннан сәхнәгә күтәрелгән ир-атлар, алар арасында Салават та бар, өсләренә бер үк төстәге, бер үк фасондагы кием киеп өлгергән иде инде. Эткә исә Салаватны табу йөкләнгән. Салмак кына, уйчан гына, һәркем янына тукталып берникадәр йөр­гәннән соң, җан иясе...

Җырчы Салаватның туган көне уңаеннан оештырылган концертта сәхнәгә овчарка менгерделәр. Аңарчы тамаша залыннан сәхнәгә күтәрелгән ир-атлар, алар арасында Салават та бар, өсләренә бер үк төстәге, бер үк фасондагы кием киеп өлгергән иде инде. Эткә исә Салаватны табу йөкләнгән. Салмак кына, уйчан гына, һәркем янына тукталып берникадәр йөр­гәннән соң, җан иясе Салаватка килеп тезләнде. Залдагылар бу мизгелдә хислә­рен яшерә алмады: шаркылдап көлә-көлә, озаклап кул чапты.

"Вакыт-вакыт кеше кешене танымаган бу чорда этнең тануы - әйбәт фал инде, - дип шаяртасы итте җырчы. - Эт елында бигрәк тә. Болай булгач, эшлибез дә, яшибез дә әле. Ел уңышлы булыр, иншалла. Мин һәркемгә дә эт белән дус булуны, үзара этләш­мичә яшәүне телим".


Җырчының 10 гыйнварда туган көнен концерт белән билгеләп үтүе матур гадәткә әверелде. Бу көнне Салаваттан дус-ишләре дә, өйдә­ге­ләре дә, тамашачы да кызык-мызыклар, кискен фикерләр ишетергә күнек­кән. Алдан бернинди әзер­лексез оештырылган бу тамашада югалып калуың да бик ихтимал. Әмма Салаватка бу куркыныч янамый, киресенчә, аның мөмкин­лек­ләре, таланты гына ачыла. Филармония җитәкчесе Кадим Нуруллин әйтмешли, Салават рәттән бер ай концерт куйса да, аларның һәркайсы үзгә булачак, бер-берсен һич кенә дә кабатламаячак. Җырчының тарту көче, осталыгы менә шунда да. Бу халәт инде аның янәшәсендәгеләргә, сәхнә­дәшләренә дә күчә.

4-3
Дусты Рифкат Миң­не­ханов уенчык, әмма сөй­ләшә торган этләрне кулына тоттыргач, өстәвенә, шулай ук җан дусты Равил Шә­рәфиев: "Сиңа лаек чәчәк­ләр таба алмадым", - дигән сылтау белән 1000 сумлыкны түш кесәсенә салып куйгач та, җырчының күңеле, кем әйтмешли, күл булды, залдагылар аны чәчәккә күмделәр. Мондый игътибар, җылы мөгамәлә җыр­чыны уйлануларга да этәр­де. Аны татар эстрадасының бүгенгесе һәм киләчәге нык борчый. "Ни кызганыч, эс­традабыз Илһам абый, Әл­фия апалар юлыннан тайпыла бара, - диде ул. - Көн­чыгыштан көнбатышка юнә­ләбез, бу - тупикка ил­тә торган юл. Кичекмәстән, эс­траданы һич югында элек­кеге халәтенә кайтарырга кирәк".


Туган көн концертында исә менә шушы юнәлеш ачык чагылыш тапты да. Бернинди фонограммасыз, бары бик мәгънәле, моңлы җырлар гына башкарылды ул кичтә, биш сәгатькә якын вакытның үткәне сизелми дә калды. 58 яшен тутырган Салаватның да кәефе күтәрелде, теләге - сәхнәгә аяк баскан беренче елларындагы кебек: "Җырларга да җырларга әле".

http://vatantat.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев