САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Спорт

Саклаубашта пляж футболы буенча ярышлар үтте

Спортчыларны авыл җирлеге башлыгы Әлфис Мөхәммәтгәрәев тәбрикләде. Ярышлар яңа төзелеп килүче универсаль спорт мәйданчыгында үтте. Сәламәт буын тәрбияләү бурычы, ГТО нормалары, җирлек һәм җирлек халкы исеменнән зур төзелеш программалары башкарган өчен район башлыгы Н. А. Закировка, президентыбыз Рөстәм Миннехановка, республика җитәкчелегенә рәхмәтләрен җиткерде. Җыелган җанатарлар бүгенге көндә популярлык казанып килүче...

Спортчыларны авыл җирлеге башлыгы Әлфис Мөхәммәтгәрәев тәбрикләде. Ярышлар яңа төзелеп килүче универсаль спорт мәйданчыгында үтте. Сәламәт буын тәрбияләү бурычы, ГТО нормалары, җирлек һәм җирлек халкы исеменнән зур төзелеш программалары башкарган өчен район башлыгы Н. А. Закировка, президентыбыз Рөстәм Миннехановка, республика җитәкчелегенә рәхмәтләрен җиткерде. Җыелган җанатарлар бүгенге көндә популярлык казанып килүче пляж футболын яратып карадылар. Футболда нинди буын кешеләре генә юк иде. Дүрт яшьлек балалардан башлап пенсия яшендәгеләргә кадәр уенда катнышты. Уенда катнашучылар рәхмәт хатлары, истәлек бүләкләре, җиңгән команда - күчмә кубок алдылар. Актив җанатарлар да бүләксез калмады. Спорт сөючеләрнең йөзләренә байлар төсе кереп, оештыручыларга рәхмәтләр җиткереп, күтәренке рухта таралыштылар, дип хәбәр итә Саклаубаш мәктәбе физкультура укытучысы Б.Хаков.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев