САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

Саклаубаш мәктәбендә барысына да өлгерәләр

Саклаубаш урта мәктәбендә тәрбияви чаралар уку белән бергә бәйләп алып барыла. Укучыларга эстетик тәрбия бирү, актив гражданин булу, ватанпәрвәрлек хисләре тәрбияләү, алар күңеленә мибербанлылык орлыклары салуны укытучылар үзләренең төп бурычлары дип саныйлар. Мәктәптә 7-11 класс укучылары белән Билгесез солдат көненә багышланган линейка уздырылды. 9 класс укучылары тормыш иминлеге нигезләре укытучысы...

Саклаубаш урта мәктәбендә тәрбияви чаралар уку белән бергә бәйләп алып барыла. Укучыларга эстетик тәрбия бирү, актив гражданин булу, ватанпәрвәрлек хисләре тәрбияләү, алар күңеленә мибербанлылык орлыклары салуны укытучылар үзләренең төп бурычлары дип саныйлар.

Мәктәптә 7-11 класс укучылары белән Билгесез солдат көненә багышланган линейка уздырылды. 9 класс укучылары тормыш иминлеге нигезләре укытучысы Басыйр Хаков, авыл җирлеге башлыгы Әлфис Мөхәммәтгәрәев, мәдәният йорты хезмәткәрләре белән берлектә Һәйкәлгә венок һәм чәчәкләр салдылар. Мәктәп коллективы Бөек Ватан сугышында һәлак булган авылдашларыбызга куелган һәйкәлне кардан чистартты. 7 нче класс укучылары татар теле һәм әдәбияты укытучысы Гөлүзә Рәхимова җитәкчелегендә "Тапкыр егет" дип аталган әсәрне сәхнәләштерделәр. 3 нче декабрь - Инвалидлар көне уңаеннан Гөлия Мөхәммәтшина 1 нче класс укучылары белән "Йөрәк җылыбызны өләшик" дип аталган класс сәгате уздырды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев