САРМАН
  • Рус Тат
  • Сабыен сатып баемакчы булган

    Тормышта шундый хәлләр дә очраштыра. Биш бала анасы сабыен сатып баемакчы булган.

    Түбән Новгородта бала сатарга омтылу турындагы шау-шу куптарган эш буенча суд башланды.

    41 яшьлек Наталья Балдина яңа туган улын сатарга теләүдә гаепләнә. Тикшерү фаразы буенча, хатын баланы йөкле чагында ук сату турында килешкән. Сабыйны Мәскәүдән гаилә пары 300 мең сумга сатып алырга тиеш булган.

    Наталья ышандырганча, ул беркайда да эшләми һәм баланы бары тик ышанычлы кулларга тапшырырга теләгән.

    Паспорт буенча ул - биш бала анасы. Хәзер барлык балалар да социаль үзәкләргә һәм хастаханәләргә урнаштырылган.

    Источник: http://baltaci.ru/

    Фото: https://pixabay.com/ru/

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: