САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Даулы болын гөр килде

Ике көн буе район халкы гөр килеп бәйрәм итте - район үзәгендә, Җәлил бистәсендә, авылларда Сабантуйлар узды. Район халкы гына, дию дөрес үк тә булып бетмәс, чөнки кунаклар да бик күп иде бәйрәмдә. Сабантуй - туганнарның, якташларның очрашуы өчен менә дигән бер җай да бит ул. Безнең Сабантуйны яратып килгән...

Ике көн буе район халкы гөр килеп бәйрәм итте - район үзәгендә, Җәлил бистәсендә, авылларда Сабантуйлар узды.

Район халкы гына, дию дөрес үк тә булып бетмәс, чөнки кунаклар да бик күп иде бәйрәмдә. Сабантуй - туганнарның, якташларның очрашуы өчен менә дигән бер җай да бит ул. Безнең Сабантуйны яратып килгән мәртәбәле кунакларны - Татарстан Президентының Территорияләр белән эшләү идарәсенең баш киңәшчесе Раил Гафаров, Суд департаменты идарәсе җитәкчесе Җәүдәт Салихов, Татарстан Республикасының Җиңел атлетика федерациясе президенты Хафиз Салихов, Табигатьне саклау өлкәсендә федераль күзәтчелек идарәсе җитәкчесе урынбасары Рөстәм Сәлахетдинов, Казан шәһәренең Авиатөзелеш районы прокуроры Җәүдәт Ибраһимовны һәм башкаларны, матур гадәт буенча, ипи-тоз, Сарман чәкчәге белән каршы алдык. Театральләштерелгән тамаша мәйдандагыларны бер кат тарихыбыздан урап алып кайтты, гореф-гадәтләребезне күңелдә яңартты. Район башлыгы Нәфис Закиров райондашларны бәйрәм белән котлаганнан соң, Президент Рөстәм Миңнехановның Сабантуй уңаеннан тәбрикләү сүзләрен Рөстәм Сәлахетдинов ирештерде. Тройкаларның мәйдан әйләнүе, алдынгыларны бүләкләүләргә шундук милли уеннар башланып китте. Берәүләр бил алышты, икенчеләре йөгерешкә чыкты, туры һәм авыш баганага менүчеләр, кул көрәштерүчеләр, чүлмәк ватарга теләүчеләр бетеп тормады. Аларга көч биреп, дәртләндереп торып, «хәлдән тайдык». Ә чабышкы һәм юртак атлар ярышын тамаша кылучыларның алар өчен җан атуларын күрсәгез! Хәер, ат чабышларын күзәтмәгән кеше бармы икән ул? Даулы болын шау-гөр килде. Уеннарга җыр-бию кушылды, сәүдә гөрләде. Чыннан да, әле генә тәпи йөри башлаган сабыйдан алып, йөзьяшәр әби-бабайларга кадәр ярата торган бердәнбер бәйрәмебездер ул Сабантуй. Күңелебездәге шатлык-куанычларыбызның җыр булып түгелә торган мәле.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев