САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

“Рябинушка” һәм “Родники” ансамбльләре Алабуганы гөрләтте

Алабугада уза торган традицион Бөтенроссия Спас ярминкәсе, бер яктан, эшмәкәрләрнең, кул эшләре осталарының иҗади активлыгын тасвирлау мәйданчыгы булса, икенче яктан, сәнгать коллективларына зур сәхнәдә чыгыш ясау мөмкинлеге бирә.

Быелгы фестиваль-ярминкә дә, елдагыча, илнең төрле төбәкләреннән йөзләгән коллективларны җыйды. Ярминкәдә сәүдә гөрләде, күргәзмәләр эшләде, мастер-класслар үткәрелде, экскурсияләр оештырылды. Билгеле, илнең барлык почмакларыннан килгән иҗат коллективлары зур концерт программасы тәкъдим иттеләр. Чыгыш ясаучылар арасында Александровка авылы мәдәният йорты каршында эшләүче “Рябинушка” һәм Җәлил поселогының “Родники” ансамбльләре дә бар иде. Ике коллективны да бик җылы кабул иттеләр, тамашачылар аларга кушылып җырладылар, биеделәр. Артистларыбыз исә ярминкәдән ел буена җитәрлек дәрт алып кайттылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев