САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Россия Пенсия фондының Татарстан бүлекчәсе – Россия Пенсия фондындының әйдәп баручысы

28 мартта узган Россия Пенсия фонды Идарәсе утырышында Бүлекчәләр арасында булган ярыш буенча үткән ел нәтиҗәләре игълан ителде. 2016 ел нәтиҗәләре буенча әйдәп баручы булып берсүзсез Татарстан Республикасы Пенсия фонды бүлекчәсе калды. Быелгысы елны Россия Пенсия фонды Идарәчесе бөтен ил буенча 84 Пенсия фонды бүлекчәсе арасыннан иң яхшыларын сайлап алды...

28 мартта узган Россия Пенсия фонды Идарәсе утырышында Бүлекчәләр арасында булган ярыш буенча үткән ел нәтиҗәләре игълан ителде.

2016 ел нәтиҗәләре буенча әйдәп баручы булып берсүзсез Татарстан Республикасы Пенсия фонды бүлекчәсе калды.

Быелгысы елны Россия Пенсия фонды Идарәчесе бөтен ил буенча 84 Пенсия фонды бүлекчәсе арасыннан иң яхшыларын сайлап алды һәм җиңгән регионга "Россия Пенсия фондының әйдәп баручысы" дигән мактаулы исем бирде һәм диплом белән бүләкләде.

Пенсия фонды эшчәнлегенә 37 күрсәткеч буенча бәя бирелде, алар арасында:

- канунга нигезләнеп үз вакытында билгеләнгән пенсияләр күләме;

- алдынгы эш формалары һәм эшне оештыру алымнары кертү;

- иминиятләүчеләрнең үз вакытында һәм тулы күләмдә шәхси иминият мәгълүматларын тапшыруы, тапшырылган мәгълүматларны үз вакытында дөрес итеп эшкәртү;

- иминиятләнгән затларның шәхси иминият кертемнәре турындагы хәбәрләрен тулы күләмдә үз вакытында иминият счетларына тарату һәм башка күрсәткечләр.

"Россия Пенсия фондының Татарстан Республикасы буенча Бүлекчәсе - беренче чиратта ул профессиналлар коллективы. Алар өчен мондый тизлектә эшләү - гадәти әйбер һәм "Әйдәп баручы" дигән горур исем моны тагын бер кат раслый", - дип билгеләп үтте Пенсия фондының Татарстан Республикасы буенча бүлекчә Идарәчесе Эдуард Вафин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев