САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Россия флагының туган көнен “Кояшкай”лылар да бәйрәм итәләр

.

Рәсми һәм тантаналы вакыйгаларда дәрәҗәле урын алган Россия Федерациясе флагының тарихын хәзер балалар бакчасында ук өйрәнәләр. Мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләрендә районыбыз кечкенәләренә төрле яклап тәрбия һәм белем бирәләр тәрбиячеләр. “Кояшкай”лылар да бу тарихи вакыйгадан читтә калмадылар.
Ел саен 22 августта Россия Федерациясе Дәүләт флагы көне билгеләп үтелә. Ул РФ Президентының 1994 елның 20 августында "Россия Федерациясе Дәүләт флагы көне турындагы" Указы нигезендә гамәлгә куелган. 1991 елның 22 августында Мәскәүнең Ак йортында беренче тапкыр өч төсле Россия флагы күтәрелде һәм
Беренче тапкыр ак-зәңгәр-кызыл флаг Алексей Михайлович идарә иткән чорда 1668 елда Голландия инженеры Давид Бутлер төзегән "Орел" рус хәрби кораблендә җилферди. "Орел" яңа флаг белән озак йөзмәгән, Идел буйлап Әстерханга кадәр барганда, аңа ут төрткәннәр. Өч төсле флагның законлы "атасы" итеп Петр I таныла. Ул 1705 елның 31 гыйнварында сәүдә судноларында ак-зәңгәр-кызыл флаг күтәрергә кирәклеге турында Указ чыгарган, үзе үрнәген сызган һәм горизонталь полосалар тәртибен билгеләгән. Петрның төсләрне нәрсәдән чыгып сайлавы табышмак булып калган. Россия флагы төсләрен "Орел"ны төзегән голландияле тәкъдим иткәннәрдер дигән сүз дә бар. Андагы һәр төснең мәгънәсе бар. Ак төс - ул азатлык һәм мөстәкыйльлек, зәңгәр - ышаныч һәм рухият, ниһаять, кызыл бөеклек һәм көч-куәтне аңлата.

Альбина Сабирова язмасы.
Видео авторлары – Эльмира Сабитова, Гөлшат Насыйбуллина

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев