САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Россия чемпионы Владимир Чагинның остазы Сарманда яши

.

Ике тапкыр Россия Чемпионы, Россия Кубогы иясе, Халыкара класслы спорт мастеры, җиде тапкыр йөк машиналары классында “Ралли Дакар” җиңүчесе Владимир Чагинны көчле рухлы булырга, бернинди авырлыклар алдында да югалып калмаска өйрәтүче остазы, беренче укытучысы бүгенге көндә Түбән Әхмәт авылында яшәүче Мөнәвир Мәхүбрахман улы Салихов була. Ул - үзе дә автоузышлар буенча Татарстанның беренче чемпионы.
- Бик тырыш, үҗәт булды Владимир. Үзе өстендә нык эшләде, ихтыяр көчле иде, - ди Мөнәвир абый.
Хәзер лаеклы ялда булуына карамастан, районның картингчылары белән даими кызыксынып, киңәшләр биреп, ярдәм итеп тора.
- Балаларны күрсәм, йөрәк сикерә башлый, күңел шулар янына ашкына, - ди ул.
Укучысы Сарманга киләсен белгәч тә, күрешергә дип килгән. Ә Владимир Геннадьевич аңа тагын бер кат рәхмәтләрен җиткерде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев