САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Рәхим Таишев әтисе турында истәлекләрне кадерләп саклый

Бөек Җиңүнең 74 еллыгы уңаеннан без әлеге тарихи датага, сугыш елларына кагылышлы истәлекләрне барлау максатыннан “Гаиләм ядкарьләре” дип исемләнгән рубрика булдыруыбызны әйтеп, газета укучыларга үзләре кадерләп саклаучы әйберләр турында бәян итүләрен сорап мөрәҗәгать иткән идек.

Беренчеләрдән булып Сарман авылында яшәүче Рәхим Таишев әтиләре Шәмсемөхәммәтнең кадерләп саклый торган орден-медальләрен, төрле документ-белешмәләрен алып килде.

Шәмсемөхммәт Таишев 1941 елның 21 июлендә мобилизацияләнә, элемтәчеләр отделениесе командиры  булып хезмәт итә. Туган авылы Сөлеккә 1945 елның сентябрендә әйләнеп кайта. Ул яшьли,  1955 елда (1914 елгы) вафат була. “Безнең өчен кадерле булган бу ядкарьләр аның оныклары, инде хәзер оныкчыклары – безнең оныклар өчен дә кадерле, - ди Рәхим Шәмсемөхәммәт улы.- Алар бабаларының миллионлаган кешеләрнең гомерен алган дәһшәтле сугышта булуын, җирдә тынычлык  хакимлек итсен үз-үзен аямыйча көрәшүен белергә һәм горурланырга тиешләр һәм бу шулай да. Бүгенге тыныч көннәрнең кадерен белү өчен тарихны онытмау, батырлар буыныннан булуыңны хәтерләү кирәк”.

Бу хакта тулырак район газетасының 20 март саныннан укый аласыз.

Энҗимә Габдрәхимова тексты һәм фотолары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев