САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Ришвәт бирмә дә, алма да

Коррупция - вазифаи затларның һәм сәясәтчеләрнең законсыз баюлары, урлау һәм ришвәт алуларында чагылучы мораль таркалулары. Сүзлектә аңа шундый аңлатма бирелгән. Коррупциянең җәелүенең сәбәпләре бихисап булган кебек, аның белән көрәш алымнары да күп төрле. Газета укучылар бу хакта ничек уйлыйлар икән? Сораштыру нәтиҗәләре түбәндәгечә. Ф.С., Сарман авылы: - Ришвәтне дә төрле...

Коррупция - вазифаи затларның һәм сәясәтчеләрнең законсыз баюлары, урлау һәм ришвәт алуларында чагылучы мораль таркалулары. Сүзлектә аңа шундый аңлатма бирелгән. Коррупциянең җәелүенең сәбәпләре бихисап булган кебек, аның белән көрәш алымнары да күп төрле. Газета укучылар бу хакта ничек уйлыйлар икән? Сораштыру нәтиҗәләре түбәндәгечә.
Ф.С., Сарман авылы:
- Ришвәтне дә төрле кеше төрлечә аңлый. Безнең балалар зур инде, бакча, мәктәп еллары күптән артта калды. Шәһәрдә яшәүче бер танышым сөйләгәннәрне тыңлагач, исләрем китте. Бакчаларда да, мәктәпләрдә дә, чыгарылыш кичәләре дип, бик зур суммада акчалар җыялар һәм бүләкләр әзерлиләр икән. Аны тәрбияче, укытучы сорап алмый бит инде. Димәк, әти-әниләр үзләре гаепле. Чәчәк букеты, истәлеккә кечкенә сувенир җитә, дип уйлыйм. Бәйрәмнәр, юбилейлар уңаеннан да шул хәл кабатлана. Бәлки, мондый учреждениеләрдә кыйммәтле бүләк алмаска, дигән катгый таләп кертергә кирәктер. Алга таба югары уку йортлары, эш урыннары ялганып китә. Безнең халыкның канына сеңгәндер ул: бүләк бирү - яхшы билге, юньле эш була, дигәннәре».
Ә.Х., Сарман авылы:
- Хәзер югары уку йортларында ришвәтсез укып булмый, диләр. Дөрес сүзләр түгел. Андый очраклар, ягъни бүләксез имтихан тапшыра алмау меңгә бер булырга мөмкин. Безнең балалар имтиханнар өчен бер тиен дә тотмадылар, үз башлары белән укыдылар. Ел буе укымый йөрсәң, билгеле, кесәгә авырга туры килә. Бирүчесе булгач, алучысы табыла инде аның. Минем үземнән, һәрхәлдә, ачыктан-ачык ришвәт сораучы булганы юк».
Н.Г., Җәлил поселогы:
- Ришвәтне кем ничек аңлый инде. Үзебез турыдан-туры очрашмасак та, сиземләдек дияргә була. Кызыбыз югары уку йорты тәмамлагач, эшкә урнаша алмый аптырады. Танышлык, дуслык кирәк хәзер аның өчен, диделәр. Шулайдыр. Алай да шәһәргә китеп, эшкә урнашты.
Коррупциягә каршы көрәшкә ныклап, ил күләмендә алынырга кирәк. «Халык контроле», электрон бәйләнеш кебек хезмәтләрнең дә бу юнәлештә файдасы тияргә тиеш, дип уйлыйм».
А.Г., Сарман авылы:
- Мин күптәннән лаеклы ялда. Коррупция дигәннәре белән очрашканым юк. Сәламәтлегем начар түгел, хастаханәгә елга бер генә барам. Анысында да чирләп түгел, елга бер каралырга тиеш булганга. Вак-төяк мәшәкатьләр булгалап тора инде ул. Нинди дә булса оешмага барсам, чират буенча керәм, көтәргә кирәк булса - көтәм, теге яки бу эш өчен артык түләү дә, берни дә сораганнары юк.
Л.Р., Сарман авылы:
- Коррупция турында газеталардан да укып, телевизордан да ишетеп торабыз. Аның булмаган җире юктыр инде. Башка районда яшәүче олы яшьтәге әниемнең авыртмаган җире юк. Һичшиксез, инвалидлык алырлык. Табиб турыдан-туры әйткән: "Безгә дә бит акча кирәк!" Улым республика вузларының берсендә укый, түләүле нигездә. Ярый, аның башы бар. Иптәшләре арасында түләп укыганнары да кайчак имтиханда тагын акча түләргә мәҗбүр. Минемчә, коррупциягә каршы көрәшне түбәннән түгел, югарыдан башларга кирәк. Болай да кысылган халыкны тагы да кысып, коррупцияне бетереп булмый. Чөнки аның башлангычы, иң азгын формасы - югарыда. Шуңа күрә без алга да китмибез, бөтәймибез дә.
И.Г., Җәлил поселогы:
- Армиягә бармас өчен, һөнәр училищесы тәмамладым. Аннан соң армиягә бару теләге уянды. Кайткач, укыган белгечлегем буенча эшлисем килмәде, күңел башкага омтылды. Күп акчалы түгел, уртача хезмәт хаклы җиргә дә эшкә урнаша алмадым. Бөтен җирдә "Стаж кирәк", - диделәр. Ә ул стажны армиядән яңа кайткан япь-яшь кеше каян алырга тиеш соң? Ә ник ата-анасы югарыда утырган егет-кызлардан сорамыйлар ул стажны? Эшли беләме-юкмы, урынын да табалар, утыртып та куялар. Коррупция шушы түгелме соң? Бүгенге көндә алты мең сумга эшләп йөрим. Билгеле, киләчәккә планнарым, тормышка ашырасы килгән хыялларым бар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев