САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Рәхмәт, Универсиада!

17 июль көн­не Ка­зан­да XXVII Бө­тен­дөнья җәй­ге Уни­вер­си­а­да­ның ябы­лу тан­та­на­сы бул­ды. Бел­гә­не­без­чә, аңа әзер­лек ва­кы­тын­да, аны үт­кә­рү­гә сар­ман­лы­лар да зур бу­лыш­лык күр­сәт­те­ләр. Кем­нәр­дер тө­зе­леш, тө­зек­лән­де­рү, җы­еш­ты­ру эш­лә­рен­дә, ә кем­нәр­дер аны үт­кәр­гән­дә кат­наш­ты­лар. Без алар­га мө­рә­җә­гать итеп, нин­ди өлеш кер­тү­лә­ре, го­му­мән, Уни­вер­си­а­да­дан ал­ган тәэ­сир­лә­ре бе­лән кызыксындык. Рау­шан Сол­та­нов, ра­йон Баш­кар­ма ко­ми­те­ты...

17 июль көн­не Ка­зан­да XXVII Бө­тен­дөнья җәй­ге Уни­вер­си­а­да­ның ябы­лу тан­та­на­сы бул­ды. Бел­гә­не­без­чә, аңа әзер­лек ва­кы­тын­да, аны үт­кә­рү­гә сар­ман­лы­лар да зур бу­лыш­лык күр­сәт­те­ләр. Кем­нәр­дер тө­зе­леш, тө­зек­лән­де­рү, җы­еш­ты­ру эш­лә­рен­дә, ә кем­нәр­дер аны үт­кәр­гән­дә кат­наш­ты­лар. Без алар­га мө­рә­җә­гать итеп, нин­ди өлеш кер­тү­лә­ре, го­му­мән, Уни­вер­си­а­да­дан ал­ган тәэ­сир­лә­ре бе­лән кызыксындык.

Рау­шан Сол­та­нов, ра­йон Баш­кар­ма ко­ми­те­ты җи­тәк­че­се­нең инф­раст­рук­тур үсеш бу­ен­ча урын­ба­са­ры:

- Сар­ман­лы­лар иң мө­һим Уни­вер­си­а­да объ­ект­ла­ры­ның бер­сен­дә - "Ка­зан-Аре­на" фут­бол ста­ди­о­ны тө­зе­ле­шен­дә кат­наш­ты­лар. Бер мең квад­рат метр мәй­дан­да брус­чат­ка җәй­де­ләр, бер мең квад­рат метр мәй­дан­да от­дел­ка эш­лә­рен баш­кар­ды­лар. Ягъ­ни стеналар, түшәмнәрне җы­лыт­ты­лар, кир­печ сал­ды­лар, шту­ка­тур­ла­ды­лар, бу­я­ды­лар һәм баш­ка­лар. Бу эш­ләр­дә "Шәф­кать" үзә­ге, Сар­ман җы­лы­лык чел­тә­ре оеш­ма­сы, Җә­лил то­рак-ком­му­наль ху­җа­лы­гы, Җә­лил җы­лы­лык чел­тә­ре предп­ри­я­ти­е­се, авыл җир­лек­лә­ре зур ты­рыш­лык күр­сәт­те­ләр. Мә­га­риф, мә­дә­ни­ят бү­лек­лә­ре, Җә­лил карт­лар йор­ты, Сар­ман һәм Җә­лил хас­та­ха­нә­лә­ре, аг­рар көл­ли­ят во­лон­тер­ла­ры җы­еш­ты­ру, чис­тар­ту эш­лә­рен­дә яр­дәм ит­те­ләр. Нә­ти­җә­дә ра­йон хез­мәт­чән­нә­ре та­ра­фын­нан 4,5 мил­ли­он сум­лык эш баш­ка­рыл­ды. Шушы эшләр өчен рәх­мәт йө­зен­нән, авыл җир­лек­лә­ре баш­лык­ла­ры рес­пуб­ли­ка Пре­зи­ден­ты исе­мен­нән Уни­вер­си­а­да­ның ачы­лу тан­та­на­сы­на ча­кы­ру ал­ды­лар. Рес­пуб­ли­ка ра­йон­га ике ми­ни фут­бол мәй­дан­чы­гы бү­ләк ит­те. Аның бер­сен ра­йон үзә­ген­дә­ге Ле­нин бак­ча­сы­на, икен­че­сен бас­сейн ар­ты­на ур­наш­ты­ра­чак­быз. Мә­дә­ни­ят хез­мәт­кәр­лә­ре Уни­вер­си­а­да пар­кын­да кон­церт куй­ды­лар.

Ри­нат Шә­ри­пов, сам­бо һәм дзю­до бу­ен­ча Бө­тен­рос­сия ка­те­го­ри­я­ле судья, спорт мас­те­ры, Җә­лил по­се­ло­гы:

- Уни­вер­си­а­да­да по­се­лок­тан ике ке­ше - мин һәм Вик­тор Щер­ба­ков хө­кем­дар­лык ит­тек. Вик­тор - дзю­до бу­ен­ча Бө­тен­рос­сия ка­те­го­ри­я­ле судья, спорт мас­те­ры. Бу спорт тө­рен­дә без Та­тарс­тан­нан өч ке­нә судья идек. Без­не Мәс­кәү, оеш­ты­ру ко­ми­те­ты аша сай­лап ал­ды­лар.

Әл­бәт­тә, бө­тен дөнья кү­лә­мен­дә үт­кә­ре­лә тор­ган мон­дый мө­һим ча­ра­да хө­кем­дар­лык итү - зур дә­рә­җә һәм җа­вап­лы­лык. Дзю­до бу­ен­ча үт­кә­рел­гән ярыш­лар­да 64 ил­дән спорт­чы­лар кат­наш­ты. Без га­дел хө­кем итәр­гә, үзе­без­гә күр­сә­тел­гән ыша­ныч­ны ак­лар­га ты­рыш­тык. Мо­ңа ка­дәр дә зур дә­рә­җә­ле Ев­ро­па ку­бо­гы һәм баш­ка бәй­ге­ләр­дә хө­кем­дар­лык ит­кә­не­без бар иде. Әм­ма Уни­вер­си­а­да иң ис­тә­лек­ле­се бул­ды.

Ил­нар Га­ли­ев, кө­рәш бу­ен­ча ал­тын ме­даль ия­се, ту­мы­шы бе­лән Сар­ман­нан:

- Мин кеч­ке­нә ва­кыт­та ук га­и­лә­без Ту­кай ра­йо­ны Яңа Бү­ләк авы­лы­на кү­чен­де. Бе­рен­че тре­не­рым, ми­не кө­рәш дөнь­я­сы­на алып ке­рү­чем - Яңа Бү­ләк мәк­тә­бе ди­рек­то­ры Сәл­мән Әх­мәт­җа­нов. Ка­зан дәү­ләт тех­но­ло­гия уни­вер­си­те­тын­да укы­ган ел­лар­да Ма­рат Әх­мә­ди­ев кулы ас­тын­да шө­гыль­лән­дем. Уни­вер­си­а­да­га да ми­не ул әзер­лә­де, зур эш эш­лә­де. Бик озак һәм нык­лап әзер­лән­дек. Авыр бу­ла­сын бел­дем, шу­лай да җи­ңү­гә өмет­лән­дем. Шу­лай ук бе­рен­че тре­не­ры­ма да бик рәх­мәт­ле­мен.

Бы­ел кы­зыл дип­лом­га уни­вер­си­тет­ның ма­гист­ра­ту­ра­сын тә­мам­ла­дым. Ас­пи­ран­ту­ра­да уку­ым­ны дә­вам итәр­гә уй­лыйм. Әм­ма спорт бе­лән дә хуш­лаш­ма­я­чак­мын. Ул ми­нем өчен тор­мыш­та - нык­лы те­рәк. Ту­ган як­ка еш кай­та ал­га­ным юк. Әм­ма бө­тен Сар­ман­га мин­нән кай­нар сә­лам.

Ди­нар Яку­пов, Ка­зан энер­ге­ти­ка уни­вер­си­те­ты­ның III курс сту­ден­ты:

- Уни­вер­си­а­да ми­нем өчен үзе­нә кү­рә бер тор­мыш мәк­тә­бе бул­ды. Мин Ха­лы­ка­ра мәгъ­лү­ма­ти үзәк­тә эш­лә­дем, опе­ра­тор ва­зи­фа­сын баш­кар­дым. Ял­гыш­ма­сам, мон­дый үзәк Ка­зан­да өчәү иде, без­не­ке иң мө­һи­ме бул­ды. Мин Көн­ба­тыш Ев­ро­па бло­гын­да - блок­лар бар­лы­гы би­шәү - эш­лә­дем. Блок­та - ике хез­мәт­кәр. Без Көн­ба­тыш Ев­ро­па­дан ки­лү­че­ләр­гә хез­мәт күр­сәт­тек. Алар аэ­ро­порт­тан ту­ры без­гә кил­де­ләр һәм акк­ре­ди­та­ция үт­те­ләр.

Җи­ңел бул­ды, дип әй­тә ал­мыйм. Без­нең үзәк­тә ун­биш­ләп опе­ра­тор хез­мәт куй­ды. Тик­ше­реп, сай­лап ал­ды­лар. Бе­рен­че чи­рат­та, инг­лиз те­лен бе­лү­е­без исәп­кә алын­ды.

Әл­фия Шә­рә­фет­ди­но­ва, Зур Нөр­кәй авыл җир­ле­ге баш­лы­гы:

- Ра­йон де­ле­га­ци­я­се сос­та­вын­да без - биш авыл җир­ле­ге баш­лы­гы да Уни­вер­си­а­да ябы­лу тан­та­на­сын­да кат­наш­тык. Ил җитәкчеләре белән беррәттән, Ха­лы­ка­ра сту­дент­лар уен­на­ры Фе­де­ра­ци­я­се Пре­зи­ден­ты Клод-Луи Галь­ен кот­ла­ды. Кү­ңел­дә шу­ны­сы го­рур­лык хис­лә­ре уят­ты - чы­гыш­лар­да Уни­вер­си­а­да­ның бик юга­ры дә­рә­җә­дә оеш­ты­ры­луы, дөнь­я­да аңа тиң­нәр бул­ма­вы ту­рын­да әй­тел­де. Рос­сия эст­ра­да йол­дыз­ла­ры чы­гыш яса­ды­лар. Уни­вер­си­а­да утын баш­ка ил­гә тап­шыр­ган­да, бе­раз моң­су­ла­нып та ал­дык.

Аэлита Тимергалина, радиотапшырулар бүлеге җитәкчесе:

- Сар­ман ра­йо­ны де­ле­га­ци­я­се ябы­лу тан­та­на­сын­да ра­йон баш­лы­гы Нә­фис За­ки­ров җи­тәк­че­ле­ген­дә ку­нак бу­ла­рак кат­наш­ты. Ул кич­не 45 мең ке­ше­гә исәп­лән­гән ста­ди­он­да ал­ма тө­шәр­лек урын да юк иде.

Уни­вер­си­а­да­ның ябы­лу тан­та­на­сын­да Рос­сия Хө­кү­мә­те баш­лы­гы Дмит­рий Мед­ве­дев кат­наш­ты. "Хә­ер­ле кич!"- дип баш­ла­ды ул чы­гы­шын, татарчалап. Әле­ге ча­ра­ның бер үк ва­кыт­та дул­кын­лан­дыр­гыч һәм моң­су бу­лу­ын да бел­дер­де. Аның­ча, Уни­вер­си­а­да­ны Рос­си­я­дә, Ка­зан­да уз­ды­ру - бө­тен ил өчен зур дә­рә­җә. "Рәх­мәт спорт­чы­лар­га, тре­нер­лар­га, во­лон­тер­лар­га, җа­на­тар­лар­га! Ни­һа­ять, рәх­мәт Ка­зан­га!", - ди­де ул. Д.Мед­ве­дев фи­ке­рен­чә, Уни­вер­си­а­да ку­нак­ла­ры Ка­зан­ны мәң­ге­гә яра­тып ис­тә кал­ды­рыр­лар.

Ябы­лу тан­та­на­сы ачы­лыш­тан ае­ры­лып тор­ды һәм та­ма­ша­чы­да баш­ка төр­ле хис­ләр ту­ды­рды. Шоу ба­ры­шын­да ха­лык­ны тан­та­на тү­гел, ә ис­кә тө­ше­рү хис­лә­ре би­ләп ал­ды.
С­та­ди­он үзә­ге зур бер бию мәй­да­ны­на әве­рел­гән, во­лон­тер­лар әле­ге мәй­дан­ны ту­ты­рып, та­ма­ша дә­ва­мын­да сәх­нә­дә чы­гыш ясау­чы­лар­га яр­дәм ит­те. Та­ма­ша­чы­лар исә җыр­чы­лар­га ку­шы­лып җыр­ла­ды­лар. Го­му­мән, шу­ны әй­тер­гә бу­ла, ул кич­не ста­ди­он­га җы­ел­ган бар­ча ке­ше зур бер та­ту га­илә­не хә­тер­ләт­те.
10 көннән артык дәвам иткән Уни­вер­си­а­да ке­ше­ләр­не яхшы якка үз­гәрт­те. Бу хак­та үз чы­гы­шын­да Ка­зан мэ­ры Ил­сур Мет­шин да ас­сы­зык­ла­ды. "Ә­ле­ге 12 көн чын мәгъ­нә­сен­дә спорт, ма­тур­лык һәм гар­мо­ния иде­ал­ла­ры­ның триум­фы­на әй­лән­де. Уни­вер­си­а­да­га бәй­ле рә­веш­тә шә­һәр ге­нә тү­гел, ә ке­ше­ләр­нең аңы да үз­гәр­де", - дип бел­дер­де ул.

FISU әлә­ме 2015 ел­да Көнь­як Ко­ре­я­нең Кванд­жу шә­һә­рен­дә Уни­вер­си­а­да­ны ка­бул итә­чәк оеш­ты­ру ко­ми­те­ты әгъ­за­ла­ры­на тап­шы­рыл­ды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев