Республика журналистлары флешмоб үткәрәләр
Җәмгыять

Республика журналистлары флешмоб үткәрәләр

Республика журналистлары басма авторы Марина Подольская тәкъдиме белән “Казан” журналына язылу буенча социаль челтәрләрдә флешмоб үткәрәләр. Бу журнал нәфис публицистика һәм тарихи-әдәби журнал булып тора.

Моңа карата “ТАТМЕДИА” җәмгыяте генераль директоры Шамил Садыйков үз фикерен белдерде. “Журнал ябылмый, аңа язылуга комачаулаучы күренешләр дә фаразланмый”, - диде ул.
“ТАТМЕДИА” җитәкчесе әйтүенчә, республиканың Мәдәният министрлыгы ярдәме белән китапханәләр 350 данә журналга язылырга тиешләр. 20 декабрьгә аңа 2020 елның 1 яртыеллыгына барлыгы 1148 кеше язылган. “Журнал, элекекечә үк, җөмһүриятебез китапханәләренә кайтачак, ләкин гадиләштерелгән форматта. Төп бурычыбыз итеп без аңа уңайлы урыннарда абунәчеләр эзләүне күрәбез”, - диде ул.


Нет комментариев