САРМАН
  • Рус Тат
  • Республика халкы “Казан” аэропортын бизәү буенча үз тавышын бирә ала

    Тавыш бирүгә старт дәүләт хезмәтләре порталында бирелде.

    Республика халкы “Казан” халыкара аэропортына Габдулла Тукай исеме бирелү белән бәйле рәвештә иң яхшы бизәлеш өчен тавыш бирә ала. Бу хакта аэропортның матбугат хезмәте хәбәр итте.
    Иҗат төркемнәре биш вариант эшләгәннәр: “Тукай илһамы”, “Шигъриятнең көмеш җепләре”, “Тукай яктысы”, “Карлыгач артыннан бар”, “Тукай юлы”. Ошаган вариант өчен дәүләт хезмәтләре порталында “Кешеләрдән сораштыру” бүлегендә яки сылтама буенча кереп тавыш бирергә мөмкин. Моның өчен порталның учет язуын кулланып, авторизацияләнергә кирәк. Концепциянең ахыргы варианты тавыш бирү нәтиҗәләреннән чыгып әзерләнәчәк. Исегезгә төшерәбез: Россия аэропортларына бөек ватандашларыбызның исемнәрен бирү буенча “Россиянең бөек исемнәре” конкурсы 2018 ел ахырында үткәрелгән иде.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: