САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Республика җитәкчесе – районда

Кичә, 7 нче августта, районда эшлекле визит белән Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов булды. Ул кыр эшләренең барышы һәм социаль объектлар төзелеше белән танышты. Республика җитәкчесе иң элек максатчан федераль программа буенча Өчөйле Саклау авылында төзелгән фельдшер-акушерлык пунктын карады. "Благо" җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте тарафыннан бер ай дигәндә бастырылган әлеге объект...

Кичә, 7 нче августта, районда эшлекле визит белән Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов булды. Ул кыр эшләренең барышы һәм социаль объектлар төзелеше белән танышты.
Республика җитәкчесе иң элек максатчан федераль программа буенча Өчөйле Саклау авылында төзелгән фельдшер-акушерлык пунктын карады. "Благо" җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте тарафыннан бер ай дигәндә бастырылган әлеге объект белән танышкач, ул үзенең фикерләрен белдерде, башкарылган эшкә югары бәя бирде. Президент шунда ук авыл халкы белән дә очрашты, аларның тормыш-көнкүрешләре белән кызыксынды. Өчөйлесаклаулылар яңа ФАП өчен рәхмәт белдерделәр, авылга мәдәният йорты да кирәклеге турында әйттеләр.
Икенче тукталыш "Җәлил" агрофирмасының бодай басуында булды. Ул анда ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры М.Әхмәтов белән бергә басуларны карады, җитәкчеләр, авыл хуҗалыгы белгечләре белән очрашты. "Сездәгедәй матур, чиста басуларны башка районнарда күрмәдем", - диде Президент, урып-җыю эшләренең барышына, районда алына торган уңышка югары бәя биреп.
(Визит турында тулырак язманы газетаның киләсе санында укый аласыз).

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев