САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Һәрбер татар карарга тиешле 5 ФИЛЬМ (+ВИДЕО)

Сезнең игътибарга һәрбер татар карарга тиешле фильмнар исемлеген тәкъдим итәбез.

«Зөләйха»

Рамил Төхвәтуллинның Гаяз Исхакый пьесасы нигезендә төшерелгән фильмы.

Режиссер сүзләренчә, әлеге фильмны төшерү 6 миллион сумга төшкән. Төп күренешләр Татарстанның Питрәч, Теләче, Аксубай, Чистай районнарында, Казан белән Чувашия республикаларында төшерелгән. Фильмда татарларны көчләп чукындыру күренеше сурәтләнгән. Сюжетның нигезендә диненнән мәхрүм ителгән, иреннән, балаларыннан аерылган мөселман хатын-кызының тормышы.


«Бибинур»

Аяз Гыйләҗевнең «Җомга көн кич белән» әсәренә нигезләнеп төшерелгән фильм.

Инде өлкән яшьтә булган Бибинур төш күрә. Ул җомга көнне бу дөнья белән саубуллашырга тиеш икән. Бибинур, үлгәнче, бурычларын биреп бетерергә һәм Мәңгелек белән очрашуга әзерләнергә тиеш. Әмма көтмәгәндә аның авылында криминал белән шөгыльләнүче эшкуарлар һәм җир биләүчеләр пәйда була. Алар иске зират урнашкан җирне табыш китерерлек итеп сатып җибәрмәкче икән. Бибинур шушы вәгъшиләргә каршы тора алырмы?


«Өч аяклы ат»

Айдар Хәлим повесте буенча.

Фильм 1948 ел вакыйгаларын тасвирлый. Авыл малае Кәбир «Бамбук» атлы аксак аты белән авыр һәм куркыныч сәяхәткә чыга: Кәбирнең әнисе, фронтовикның тол хатыны Санияне төрмәдән коткарыр өчен алар тиз арада туган авылларына барып җитәргә тиеш. Санияне совет милкенә зарар китерүдә гаеплиләр...


«Күк капусы ачылганда»

Габдулла Тукай тормышына багышланган нәфис фильм.

Фильмның сюжеты кызыклы, заманча итеп ясалган. Вакыйгалар бүгенге һәм Тукай заманындагы Казанда бара. Театр артисты Мират Борхановның иҗади кризис, төшенкелеккә бирелгән чагы. Сәхнәдә аңа эт, куян рольләрен генә бирәләр. Ләкин ул – изге күңелле кеше. Тулай торактагы күршеләре ярдәм сораса, да, таныш булмаганнар мөрәҗәгать итсә дә, ул һәрвакыт ярдәмгә килә.  

Театрга килгән яңа режиссер анда шул үзенчәлекне күреп ала. Мират театрдан китәм дип торганда гына, режиссер аңа Тукай турында яңа спектакльдә төп рольне тәкъдим итә. Театрдагыларның берсе дә Борхановның Тукай ролен башкара алуына ышанмый. Башта Мират үзе дә булдыра алмый, чөнки хайваннарны гына уйнап, ул җитди рольләргә күнекмәгән. Шуңа күрә аңа Тукайны өйрәнергә туры килә, ул китапханәләр юлын таптап, шагыйрь тормышы белән таныша башлый...


Югалту (2012 ел)

Илдар Ягъфәровның кыскаметражлы фильмы.

«Фильм татарлар турында. Без югалмыйбыз, безгә нибары берләшергә генә кирәк дип әйтергә теләдем. Бу фильмны әти белән үк уйлый башлаган идек. Хәзер мин дә олыгая барам, кызым үсеп килә. Бу проблем минем өчен дә бик актуаль икәнлеген аңладым. Фильмдагы Әти – ул безнең туган телебез. Фильмда Әти югалмый, ә туган тел югала. Мин шуны әйтергә теләдем», – ди Илдар Ягъфәров үзе.

Алисә Сабирова туплады.

ЧЫГАНАК:http://shahrikazan.ru/news/yazmalar/rber-tatar-kararga-tieshle-5-filbm

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев