САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

"Ра­йо­ны­быз шә­хес­лә­ре" конкурсында җиңүчеләр – Разия Бә­дерт­ди­но­ва һәм Ва­хит Шә­вә­ли­ев

Уз­ган ел­да ра­йон тө­зе­лү­нең 85 ел­лы­гы уңа­ен­нан без га­зе­та­быз­да «Ра­йо­ны­быз шә­хес­лә­ре» ди­гән кон­курс игъ­лан ит­кән идек. Ан­да кү­ре­нек­ле як­таш­ла­ры­быз ту­рын­да без бир­гән кыс­ка гы­на мәгъ­лү­мат бу­ен­ча сүз­нең кем ту­рын­да бар­га­нын әй­тер­гә ки­рәк иде. Ел ба­шын­да без кон­курс­ка йом­гак яса­дык. Аның җи­ңү­че­лә­ре дип Сар­ман­нан Ра­зия Бә­дерт­ди­но­ва һәм Илек­саз­дан Ва­хит Шә­вә­ли­ев та­был­ды­лар....

Уз­ган ел­да ра­йон тө­зе­лү­нең 85 ел­лы­гы уңа­ен­нан без га­зе­та­быз­да «Ра­йо­ны­быз шә­хес­лә­ре» ди­гән кон­курс игъ­лан ит­кән идек. Ан­да кү­ре­нек­ле як­таш­ла­ры­быз ту­рын­да без бир­гән кыс­ка гы­на мәгъ­лү­мат бу­ен­ча сүз­нең кем ту­рын­да бар­га­нын әй­тер­гә ки­рәк иде. Ел ба­шын­да без кон­курс­ка йом­гак яса­дык. Аның җи­ңү­че­лә­ре дип Сар­ман­нан Ра­зия Бә­дерт­ди­но­ва һәм Илек­саз­дан Ва­хит Шә­вә­ли­ев та­был­ды­лар. Шу­шы көн­нәр­дә алар ре­дак­ци­я­дә бу­лып кит­те­ләр. Кон­курс­ка ка­ра­та фи­кер­лә­рен бел­де­рү өчен сүз­не үз­лә­ре­нә би­рик әле.

Ра­зия Бә­дерт­ди­но­ва:

- Кон­курс­ны бе­рен­че би­ре­мен­нән үк «э­ләк­те­реп ал­дым». Баш­ла­ган эш­не ахы­ры­на җит­кер­ми­чә тук­та­мый тор­ган га­дә­тем бул­гач, соң­гы би­рем­гә ка­дәр кат­наш­тым. Хәт­та икен­че сый­ныф­та уку­чы оны­гым да: «Ә­би, мо­ны­сы­на тап­тың­мы җа­вап?» -дип, кы­зык­сы­нып тор­ды. Кон­курс ми­ңа ра­йо­ны­быз­ның дан­лы шә­хес­лә­рен та­гын бер кат бар­лар­га мөм­кин­лек, бел­мә­гән­нә­ре ту­рын­да мәгъ­лү­мат туп­лар­га этәр­геч бир­де.

Мон­дый бәй­ге­ләр эз­лә­нер­гә, уй­ла­ныр­га этә­рә. Үзем мәк­тәп­тә эш­лә­гән­дә, «Зи­рәк­ләр һәм тап­кыр­лар» тү­гә­рә­ген алып бар­дым, уку­чы­ла­рым бе­лән «Ял­кын» жур­на­лы, «Са­бан­туй», «Кө­меш кың­гы­рау» га­зе­та­ла­ры уз­ды­ра тор­ган кон­курс­лар­да кат­на­ша һәм җи­ңә дә идек. Бер уку­чым «Ял­кын»­да ту­ган як­ка ба­гыш­лан­ган кон­курс­та җи­ңеп, «Ар­тек» ла­ге­ры­на бар­ды.

Эш­лә­гән чор­да да Ва­хит ми­нем көн­дә­шем бул­ды: ул бе­рен­че урын­ны ал­са, мин - икен­че, мин бе­рен­че бул­сам, ул икен­че урын­ны ала иде. Ме­нә бу юлы да ике­без бер­төр­ле нә­ти­җә күр­сәт­кән­без бу­лып чык­ты. Мин мо­ңа бик шат, һәм мон­дый бәй­ге­ләр бик ки­рәк, дип са­ныйм.

Ва­хит Шә­вә­ли­ев:

- Кон­кур­сы­гыз әй­бәт бул­ды, без­не бер «сел­ке­теп ал­ды». Соң­гы ел­лар­да сүл­пән­лән­гән идем. Гәр­чә алай дию дө­рес үк тә тү­гел бу­гай. Әле «По­ле чу­дес» га­зе­та­сы кон­курс­ла­рын­да кай­чан гы­на кат­на­шып, дип­лом­нар, бү­ләк­ләр ал­ган идем. Мәк­тәп­тә ма­те­ма­ти­ка фә­нен укыт­сам да, уку­чы­лар бе­лән «Сез Лом­жа­ны бе­лә­сез­ме?» ди­гән (Лом­жа - Поль­ша шә­һә­ре) кон­курс­та кат­наш­тык. Нә­ти­җә­дә класс­тан җи­де уку­чым Ка­зан­да по­ляк­лар бе­лән ял ит­те­ләр. Өч уку­чым «Ар­тек­»та ял итү хо­ку­кы ал­ды. Рес­пуб­ли­ка га­зе­та-жур­нал­ла­ры кон­курс­ла­рын­да гы­на тү­гел, «К­вант» жур­на­лы, «Пи­о­нерс­кая прав­да», Баш­кортс­тан­да нә­шер ите­лү­че «Йән­чиш­мә» га­зе­та­сы үт­кәрә тор­ган­на­рын­да да җиң­гә­не­без бар. «Кө­меш кың­гы­рау» га­зе­та­сын­да мин үзем ун ел буе «А­кыл ия­лә­ре» кон­кур­сын да алып бар­дым. Ра­йон га­зе­та­сын­да бар­га­нын да хә­тер­ләү­че­ләр бар­дыр, бәл­ки.

Мон­дый бәй­ге­ләр үзе­без­нең дә, уку­чы­ла­ры­быз­ның да бе­лем­нә­рен, фи­кер­ләү дә­рә­җә­сен арт­ты­ра. Дөнь­я­дан арт­та кал­мас­ка, яңа­лык­лар бе­лән та­ны­шып ба­рыр­га этә­рә. Дө­рес, хә­зер уку­чы­лар­ның ба­шы күб­рәк БДИ ту­рын­да уй­лап «ка­та». Алай да мәк­тәп кү­лә­мен­дә төр­ле кон­курс­лар уз­ды­ра­быз. Ва­кыт­ны дө­рес фай­да­лан­саң, ул һәр­нәр­сә­гә җи­тәр­гә ти­еш.

«Бел­гән­не бик­ләп ят­кы­ру акыл­лы эш тү­гел», - ди­гән Го­мәр Бә­ши­ров. Кон­кур­сы­быз­да кат­наш­кан га­зе­та уку­чы­лар да шу­лай фи­кер йөрт­кән­дер, дип уй­лый­быз. Без алар­ның ак­тив бу­лу­ла­ры­на шат­быз, һәм ки­лә­чәк­тә дә шун­дый бу­лып ка­лу­ла­рын те­ли­без.

Ра­йон га­зе­та­сы чы­га баш­лау­га бы­ел 85 ел ту­ла. Бу уңай­дан да кон­курс игъ­лан итә­чәк­без. Ан­да да ак­тив кат­на­шыр­сыз, дип өмет­лә­нә­без, хөр­мәт­ле га­зе­та укучылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев