САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Районыбызның хатын - кызларын котлап, Дамир абый Гарифуллиннан матур шигырь юллары

Бәйрәм белән, кызлар, хатын-кызлар, Килә Сезне котлап узасы. Үзегездәй гүзәл бу бәйрәмне Ай буена килә сузасы.

Сез лаеклы матур бәйрәмнәргә, 
Һәр көн саен килеп җитсә дә. 
Үпкәләмәс аңа ир-егетләр, 
Гомер буе дәвам итсә дә. 
Бу дөньяны җылытырлык итеп, 
Кайнар хисләр бөркеп балкыгыз. 
Үзегезне көн дә кулда гына 
Йөрттерергә бардыр хакыгыз. 
Ни дисәк тә, Сезнең йөрәкләрдә 
Мәңге сүнмәс кояш яктысы. 
Сезнең елмаюлар яз тудыра, 
Шуны килә җанда саклыйсы. 
Кочагыгыз мәңге кайнар булсын, 
Шат яшәгез сөеп-сөелеп. 
Назлар гына Сезгә юлдаш булсын, 
Бәхетегез килсен өелеп. 
Сез тудырган яшәү яме белән 
Матурлана тормыш тагын да. 
Гүзәллекләр тулсын җаныгызга 
Якты таңнар аткан чагында. 
Сездән башка, әйе, Сездән башка 
Булыр иде галәм салкын боз. 
Яшәтүче, назлап яшьнәтүче 
Искитмәле серле ялкын Сез. 
Сезгә булган олы рәхмәтебез 
Шигырь булып Сезгә ирешсен. 
Гомер буе Сезнең җаныгызда 
Мәхәббәт һәм бәхет күрешсен. 
Дамир Гарифуллин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

11

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев