САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Районның Җиңүнең 70 еллыгына әзерлек буенча комитеты әгъзалары видеоконференциядә катнаштылар

Без ветераннарны тиешенчә хөрмәтлибезме, яшьләрдә патриотик хисләр тәрбияләүдә мөмкин булганның барын да эшлибезме? Әгәр алай түгел икән, тагын ниләр эшләргә була? Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 70 еллыгына әзерлек буенча республика оештыру комитетының Министрлар Кабинетында узган өченче утырышында катнашучылар шул сорауларга җавап эзләделәр. Чыгыш ясаучылар бу юнәлештә, гомумән, ватанпәрвәрлек тәрбияләүдә башкарыла...

Без ветераннарны тиешенчә хөрмәтлибезме, яшьләрдә патриотик хисләр тәрбияләүдә мөмкин булганның барын да эшлибезме? Әгәр алай түгел икән, тагын ниләр эшләргә була? Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 70 еллыгына әзерлек буенча республика оештыру комитетының Министрлар Кабинетында узган өченче утырышында катнашучылар шул сорауларга җавап эзләделәр. Чыгыш ясаучылар бу юнәлештә, гомумән, ватанпәрвәрлек тәрбияләүдә башкарыла торган эшләр - ветераннарга һәрьяклы ярдәм күрсәтү, алар белән очрашулардан тыш, вафат булганнарының каберләренә бару, патритотик темага конкурслар оештыру, иң яхшы музейларны ачыклау, эзтабарлар хәрәкәтен җәелдерү һәм башкалар турында сөйләделәр, планлаштырылган яңа чараларны атадылар. Утырыш видеорежимда узды һәм анда районның юбилейга әзерлек комитеты әгъзалары катнашты. Әлеге Бөек датаны районда да тиешле югарылыкта каршылау өчен барысы да эшләнер дип ышанабыз. Киңәшмәне алып барган республика Президенты Рөстәм Миңнеханов үзе үк шундый бурыч куйды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев