Бүген, 4 октябрь көнне, район үзәгендә пенсия яшендәге хатын-кызлар арасында"Автоледи" бәйгесе үткәрелде. Алар юл хәрәкәте кагыйдәләрен ничек белүләрен, машина белән идарә итү осталыкларын күрсәттеләр. I урынга, ягъни районның "Автоледие" исеменә Сания Сабирова лаек булды. Калган ике призлы урынны Әлфия Насыйбуллина һәм Даимә Кәлимуллина бүлештеләр. Бу хактагы тулырак язманы газетаның киләсе...
Бүген, 4 октябрь көнне, район үзәгендә пенсия яшендәге хатын-кызлар арасында"Автоледи" бәйгесе үткәрелде. Алар юл хәрәкәте кагыйдәләрен ничек белүләрен, машина белән идарә итү осталыкларын күрсәттеләр. I урынга, ягъни районның "Автоледие" исеменә Сания Сабирова лаек булды. Калган ике призлы урынны Әлфия Насыйбуллина һәм Даимә Кәлимуллина бүлештеләр.
Бу хактагы тулырак язманы газетаның киләсе саннарының берсендә укый аласыз.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз