Районның Бөек Ватан сугышы һәм туган якны өйрәнү музее республика бәйгесендә җиңү яулады
«2108 елда иң яхшы хәбәрчеләр пункты Tatfront.ru» республика бәйгесенә нәтиҗәләр ясалды.
Әлеге сайтта безнең районны Бөек Ватан сугышы һәм туган якны өйрәнү музее тәкъдим итә. Музей хезмәткәрләре ел дәвамында Виртуаль музей мәгълүматлары базасын тулыландыру өстендә эшләделәр, ветераннар, аларның якыннары белән очраштылар, истәлекләрен язып алдылар, видеофильмнар төшерделәр, документлар җыйдылар. Ел нәтиҗәләре буенча районның хәбәрчеләр пункты Бөек Ватан сугышының Виртуаль музее бәйгесендә “Татар телендә яңалыклар тасмасында иң актив хәбәрчеләр пункты” номинациясендә җиңүче дип табылды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев