САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Районның “Автоледи”е ачыкланды

.

Бүген – 10 август көнне машина йөртүче хатын-кызлар арасында машина йөртү осталыгы һәм юл хәрәкәте кагыйдәләрен белү буенча “Автоледи” бәйгесенең район этабы үткәрелде.

Бәйгедә барлыгы 9 хатын-кыз катнашты. Болар – Раилә Вәлиева, Рузилә Терентьева, Алсу Салихова, Роза Садыйкова, Айгөл Габдрахманова, Эльвира Шакирова, Румилә Мусина, Лилия Афзалетдинова һәм Эльвира Андриянова. Алар иң элек юл хәрәкәте кагыйдәләре буенча теоретик белемнәрен күрсәттеләр, аннан соң машина йөртү буенча осталыкларын сынадылар. Юл хәрәкәте кагыйдәләре буенча билетларны Рузилә Терентьева һәм Румилә Мусина бер хатасыз эшләп чыктылар. Ә машина йөртү буенча иң җитезе, иң остасы Раилә Вәлиева булды.

Җиңүчеләр гомуми баллар буенча билгеләнде. Нәтиҗәдә район чемпионы исеменә - Румилә Мусина, II урынга – Эльвира Андриянова, III урынга Рузилә Терентьева лаек булдылар. Ә иң өлкән катнашучы Алсу Салихова “Кыюлык өчен” дигән махсус призга ия булды.

Район “Автоледи”е район данын 13 августта Әлмәт шәһәрендә үтәчәк зона турында яклаячак.

Зөлфия Шәрипова язмасы һәм фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев