САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Районның “Автобабае” белән “Автоәбие” ачыкланды

Бүген – 26 сентябрь көнне ДОСААФның район советы базасында “Автобабай” һәм “Автоәби” конкурсларының муниципаль туры үткәрелде.

Ул “Юл хәрәкәте иминлеге” дәүләт учреждениесе Әлмәт территориаль идарәсенең район бүлекчәсе тарафыннан ЮХИДИнең район бүлекчәсе, ДОСААФның район советы, район ветераннар советы һәм “Бердәм Россия” сәяси партиясенең җирле бүлекчәсе белән берлектә уздырылды.
“Юл хәрәкәте иминлеге” дәүләт учреждениесе Әлмәт территориаль идарәсенең район бүлекчәсе начальнигы Алсу Ситдикова бәйге шартлары белән таныштыруга, ярышлар башланып та китте.
Быелгы бәйге, узган еллардагы кебек үк, үз эченә ике төр конкурсны алган иде: юл хәрәкәте кагыйдәләре һәм автомобильдә фигуралы йөрү. Шунысы куанычлы: автобабайларыбыз быел да, узган еллардагы кебек үк, актив булдылар - “Автобабай” исемен алу өчен көрәшергә барлыгы 8 бабай килде. Автоәбиләребез дә активлыклары белән сөендерделәр.
“Автобабай” исеменә быел да Ришат Әхмәтов лаек булды. II урында исә – Измаил Купаев, III урында – Фирдәвис Вәлиев. Хатын-кызлар арасында “Автоәби” исеменә Разия Раббаниева лаек булса, II урында – Раушания Кәримова, III урында – Венера Мөхәммәдиева. Мөнир Гыйльманов исә бәйгенең иң үзенчәлекле катнашучысы булды: ул конкурста үзенең йөк машинасы белән катнашты, җиңел машиналар кергән гаражга керергә, машинасын парковкага оста куярга да тырышты. Ул бәйгенең “Иң уйлап табучан” номинациясендә җиңүче булды. Ә Раиф Шәйхетдинов үзен “Иң төгәл йөртүче” итеп танытты. Аларга “Бердәм Россия” сәяси партиясе җирле бүлекчәсенең кызыксындыру бүләкләре тапшырылды.
“Автобабай” район данын шушы көннәрдә республика турында яклаячак.
Җиңүчеләр һәм призерларны район башлыгы Фәрит Хөснуллин, аның урынбасары Гүзәл Гәрәева, район Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Индира Сәхипова сәламләделәр, якынлашып килүче олы бәйрәм – Халыкара өлкәннәр көне белән тәбрикләп, иң матур теләкләрен җиткерделәр, имин юллар теләделәр. Бәйгедә катнашучыларга Мактау кәгазьләре, “Юл хәрәкәте иминлеге” дәүләт учреждениесе Әлмәт территориаль идарәсенең район бүлекчәсе, район ветераннар советы тарафыннан әзерләнгән кыйммәтле бүләкләр тапшырылды. Гөлүс Ибраһимов, Мөнир Сәхәбетдинов кызыксындыру бүләкләренә ия булдылар.
Зөлфия Шәрипова язмасы һәм фотолары.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев