САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Районга ТАССРның 100 еллыгы флагы килде

.

Әнвәр Залаков исемендәге паркта бүген сарманлылар ТАССРның 100 еллыгына багышланган флаг эстафетасын кабул иттеләр. Безнең районга килер алдыннан ул ярты республиканы әйләнеп чыккан. Тантанада катнашучылар флагны Салих Сәйдәшев маршы астында алкышлап каршы алдылар. “Илек” җыр һәм бию ансамбле “Мин яратам сине, Татарстан” җырын башкаргач, сәхнәгә тарихи вакыйганың кунакларын – район башлыгы Фәрит Хөснуллин һәм “КамАЗ-Автоспорт” коммерцияле булмаган партнерлык директоры, “КАМАЗ-мастер” командасы җитәкчесе, ТР Дәүләт Советы депутаты Владимир Чагинны чакырдылар. Алар чарада катнашучыларны сәламләгәч, Фәрит Мөнәвирович флагка Сарман районы гербы төшерелгән чигүле билге беркетте.
- Без барыбыз да тарихи вакыйганың шаһитлары булдык. Республика үсешенә сарманлылар да лаеклы өлеш кертәләр, - диде ул.
Флаг Сарманнан Бөгелмәгә китте.

Альбина Сабирова язмасы, фотолары һәм видеолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев