САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Райондашыбыз – Бөек Ватан сугышы ветераны Гыйльмөхәммәт Хәмитов вафат

Хәмитов Гыйльмөхәммәт Зиятдин улы 1920 елның 1 маенда Сарман районы Кәүҗияк авылында туа. Бөек Ватан сугышына 1941 елның 28 декабрендә китә. 1942 елда, Смоленск өлкәсенә эләгеп, артиллерия полкында хезмәт итә. Төгәллеген, үз вазифаларын җиренә җиткереп башкаруын күреп, аны артиллерия разведчигы итеп куялар. Кәүҗияк авылыннан чыгып киткән егет ярты Европаны җәяүләп...

Хәмитов Гыйльмөхәммәт Зиятдин улы 1920 елның 1 маенда Сарман районы Кәүҗияк авылында туа. Бөек Ватан сугышына 1941 елның 28 декабрендә китә. 1942 елда, Смоленск өлкәсенә эләгеп, артиллерия полкында хезмәт итә. Төгәллеген, үз вазифаларын җиренә җиткереп башкаруын күреп, аны артиллерия разведчигы итеп куялар. Кәүҗияк авылыннан чыгып киткән егет ярты Европаны җәяүләп гизә. Бөек Ватан сугышының, беренче көннәреннән алып, соңгысына кадәр катнаша. Смоленск, Калинин өлкәләрен, Эстониянең Тарту, Латвиянең Рига шәһәрен азат итүдә катнаша. Яраланып, госпитальгә эләгә. Дәвалангач, үз полкына ките кайта. Рейхстагны алуда катнаша. Туган ягына 1946 елда кайта.

1944 елда III дәрәҗә Дан ордены, 1945 елда Кызыл Йолдыз ордены, "Берлинны алган өчен", "Батырлык өчен", "Сугыштагы хезмәтләре өчен", "Жуков" медальләре белән бүләкләнә.

2017 елның 20 маенда Сарман авылында кызы Рәмзия кулында вафат.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев