Райондашлар дуслыкны ничек күрәләр?
30 июль Халыкара дуслык көне буларак билгеләп үтелә. Әлеге көн вакыйгалар календарендә иң яшь бәйрәмнәрнең берсе булып санала.
Бу датаны билгеләп үтү традициясе Көньяк Америкада барлыкка килгән. Дуслар белән билгеле бер көнне, билгеле бер сәгатьтә очрашу - нәкъ менә шул яклардан кергән гадәт. Рәсми рәвештә дуслык көне Берләшкән милләтләр оешмасы инициативасы белән 2011 елдан билгеләнә.
Халыклар, илләр, аерым кешеләр арасындагы дуслык татулык урнаштыруга рухландыра ала һәм төрле җәмәгать вәкилләре арасында күпер салырга сәләтле, дип санала. Моннан тыш, Халыкара дуслык көненә тагын бер бурыч йөкләнә: яшьләрне җәмәгать эшләренә тарту, төрле мәдәниятне хөрмәт итүгә юнәлдерү. Бу көнне дөньяның күп илләрендә дус һәм бер-береңә карата сабыр булырга өндәүче чаралар үткәрелә.
Нәрсә соң ул дуслык? Әйдәгез әле, кадерле дуслар, бу уңайдан үз фикерләрегезне комментарийларда калдырыгыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев