САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Райондашлар Беренче бөтендөнья сугышында һәлак булучыларны искә алалар

1914 елгы сугыш – миллионнарча гомерләрне өзгән иң канкойгыч сугышларның берсе.

1 август – Беренче бөтендөнья сугышында һәлак булган Россия сугышчыларын искә алу көне. Тарих сәхифәләреннән билгеле булганча, 1914 елгы сугыш – миллионнарча гомерләрне өзгән иң канкойгыч сугышларның берсе. Аңа җир йөзендәге 59 бәйсез дәүләтнең 38 е җәлеп ителә. Европа гына түгел, Африка, Ерак һәм Якын Көнчыгыш та. Дөнья икегә бүленә: Антанта гаскәрләре (Россияне дә кертеп, 34 дәүләт) һәм Үзәк державага (Германия, Төркия, Австро-Венгрия, Болгария). Сугышның сәбәбе – илләрнең экономик үсешендәге сикерешләр һәм дөнья державаларының каршылыгы. Бу сугышта 11 миллион сугышчы һәлак була, 22 миллионы яралана.
Зөлфия Шәрипова язмасы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев